Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

    15.05.2017
    15 май - Халыкара гаилә көне

    14.05.2017
    14 май - Бөтенроссия урман утырту көне

    13.05.2017
    13 май - Кара диңгез флоты көне.

    12.05.2017
    12 май - Халыкара шәфкать туташы көне.

    12.05.2017
    12 май - Халыкара шәфкать туташы көне.

    10.05.2017
    10 май - Халыкара астрономия көне

    07.05.2017
    7 май - Россиядә Радио көне

    05.05.2017
    5 май - Халыкара инвалидлар хокуклары өчен керәшү көне.

    03.05.2017
    3 май - Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне

    01.05.2017
    1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме

    30.04.2017
    30 апрель - Бөтендөнья джаз көне

    29.04.2017
    29 апрель - Халыкара бию көне; Халыкара теләкләр көне

    28.04.2017
    28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне яклау көне

    15.04.2017
    15 апрель - Радиоэлектрон көрәш белгечләре көне

    15.04.2017
    15 апрель - Халыкара ветераннар көне

    15.04.2017
    15 апрель - Бөтендөнья сәнгать көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара урам балалары көне

    12.04.2017
    12 апрель - Космонавтика көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара кешенең галәмгә очу көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара академик ишкәк ишү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара Паркинсон чире белән көрәшү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көне

    08.04.2017
    8 апрель - Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара генетик яктан үзгәртелгән ашамлыкларга каршылык көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара кош рәсемен ясау көне

    07.04.2017
    7 апрель - Һәлак булган су асты көймәләрендәге диңгезчеләрне искә алу көне

    07.04.2017
    7 апрель - Рунет туган көне

    07.04.2017
    7 апрель - Балыкларны саклау һәм балыкчылыкны үстерү хезмәте көне

    07.04.2017
    7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне

    06.04.2017
    6 апрель - Тикшеренү органнары хезмәткәрләре көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара физик күнегүләр көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара тынычлык һәм үсеш өчен спорт көне

    05.04.2017
    5 апрель - Аш көне

    04.04.2017
    4 апрель - Интернет көне

    04.04.2017
    4 апрель - Халыкара миналарның куркынычлыгын искә алу һәм миналарны зарарсызландыруга ярдәм итү кирәклеге турында мәгълүмат тарату көне

Ташлар идем шушы тәмәкене

26.05.2015 10:28 | Уйланырга урын бар Печать

Ташлар идем шушы тәмәкене

Ел саен 31 май Халыкара тәмәкесез көн буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан республикада 25 майдан башлап 19 июньгә кадәр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм тәмәкегә каршы закон таләпләрен халыкка җиткерү буенча профилактик чаралар оештырылачак.


22 яшьтә кеше инде акыл туп­лап, тәмәке тартуны ташлый. Мин, юләр, 55 яшькә җитеп тә, һаман төтен зәхмәтеннән арына алмыйча йөрим. Тәмәкенең иң арзанлысы да 50-55 сум. Ике көнгә бер капны очласаң да, һич мәгънәсезгә йөз сум акчаңны «күмер»гә әйләндердең дигән сүз. Монысы әле аның гади исәпләү генә.

– Үпкә рагының – 90, хроник бронхитның – 75 һәм йөрәк өянәгенең 25 процентында үлем белән тәмамланган очракларга тәмәке тарту сәбәпче, – ди Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм бүлеге җитәкчесе Елена Хафизова. – Россиядә ир-атларның – 65, ә хатын-кызларның 30 проценты тәмәке тарта. Татарстанда егетләрнең һәм кызларның 50 проценттан артыгы тәмәке пыскыта. Болар – гомерләрен үз теләкләре белән 10-15 елга кыскартучылар.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима тәмәке тартуның кешенең үзе өчен генә түгел, ә тирә-юньдәгеләргә, бигрәк тә балаларга начар йогынтысы турында борчыла.

– Ата-анасы тәмәке ­тарта икән, укытучы никадәр генә үгетләсә дә, аларның балалары, иртәме-соңмы, шулай ук тәмәке тарта башлаячак. Балаларыбыз сәламәтлеге турында кайгыр­тыйк, – диде ул.

Россиядә 2013 елның 1 июненнән тәмәкегә каршы Федераль закон гамәлгә керде. Шушы закон нигезендә, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, мәдәният һәм спорт корылмаларында, хакимият биналарында, вокзалларда, метро станция­ләре янында, транспортта һәм эш бүлмәсендә, җәйге кафеда һәм җәмәгать туклануы залларында, подъездларда, самолетта һәм ерак араларга бара торган поездда, кунакханәләрдә, ягулык салу станцияләрендә, балалар уен мәйданчыкларында, социаль яклау учреждениеләрендә тәмәке тарту тыела.

– Закон таләпләрен боз­ган­нары өчен узган ел 11 142, быел җиде меңгә якын кеше административ штрафка тартылды. Штраф күләме 500 сумнан 1500 сумга кадәр, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алмаз Назиков.

Тәмәкене ничек таш­ларга соң? Республика наркология диспансерында һәм аның шәһәр-районнардагы филиалларында алкоголизмга һәм тәмәке тартуга кагылышлы сораулар буенча бушлай консультация алырга була.

Дамир БӘДРИЕВ

Шәһри Казан


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить