Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

    15.05.2017
    15 май - Халыкара гаилә көне

    14.05.2017
    14 май - Бөтенроссия урман утырту көне

    13.05.2017
    13 май - Кара диңгез флоты көне.

    12.05.2017
    12 май - Халыкара шәфкать туташы көне.

    12.05.2017
    12 май - Халыкара шәфкать туташы көне.

    10.05.2017
    10 май - Халыкара астрономия көне

    07.05.2017
    7 май - Россиядә Радио көне

    05.05.2017
    5 май - Халыкара инвалидлар хокуклары өчен керәшү көне.

    03.05.2017
    3 май - Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне

    01.05.2017
    1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме

    30.04.2017
    30 апрель - Бөтендөнья джаз көне

    29.04.2017
    29 апрель - Халыкара бию көне; Халыкара теләкләр көне

    28.04.2017
    28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне яклау көне

    15.04.2017
    15 апрель - Радиоэлектрон көрәш белгечләре көне

    15.04.2017
    15 апрель - Халыкара ветераннар көне

    15.04.2017
    15 апрель - Бөтендөнья сәнгать көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара урам балалары көне

    12.04.2017
    12 апрель - Космонавтика көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара кешенең галәмгә очу көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара академик ишкәк ишү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара Паркинсон чире белән көрәшү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көне

    08.04.2017
    8 апрель - Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара генетик яктан үзгәртелгән ашамлыкларга каршылык көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара кош рәсемен ясау көне

    07.04.2017
    7 апрель - Һәлак булган су асты көймәләрендәге диңгезчеләрне искә алу көне

    07.04.2017
    7 апрель - Рунет туган көне

    07.04.2017
    7 апрель - Балыкларны саклау һәм балыкчылыкны үстерү хезмәте көне

    07.04.2017
    7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне

    06.04.2017
    6 апрель - Тикшеренү органнары хезмәткәрләре көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара физик күнегүләр көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара тынычлык һәм үсеш өчен спорт көне

    05.04.2017
    5 апрель - Аш көне

    04.04.2017
    4 апрель - Интернет көне

    04.04.2017
    4 апрель - Халыкара миналарның куркынычлыгын искә алу һәм миналарны зарарсызландыруга ярдәм итү кирәклеге турында мәгълүмат тарату көне

Эт-мәчеләр үрчемәсен, дисәк

29.06.2015 10:04 | Уйланырга урын бар Печать

Эт-мәчеләр үрчемәсен, дисәк

“Нишләп Сабада мәчеләрне стерилизовать итмиләр икән?” Быел Саба шәһәр җирлеге гражданнары  җыенында катнашучылар җитәкчеләргә әнә шундый  сорауны  да  биргәннәр   иде.

Ул вакытта әлеге  үтенечкә  җавап итеп район берләшмәсе  бинасында ремонт баруы, эш  төгәлләнгәч,  лабораториядә  бүлмә җайланачагы, шул ук  вакыт- та эт-мәче алып  килүче беркемне дә  кире борып җибәрмәүләре әйтелде.
  Гомумән, хуҗасыз  хайваннар проб­лемасы яшәп  килә һәм урамнарда, торак пунктлар  чикләрендә өерелеп   йөргән   этләр   күпләрне    борчый.  Сабалылар 2014 елда  үткәрелгән  җыенда да  Дальний урамында күп катлы яңа йорт салганда үрчегән этләрнең кешегә ташланулары ихтималына карата борчылуын белдерде. Ул вакытта да йорт тирәсендәге  хайваннарның санын җайга  салу  юлы аларны стерильләштерү икәнлеге аңлатылды.

Хуҗасыз  хайваннарның кешегә ташланулары мәсьәләсенә   килгәндә,  андый хәлләр, чыннан да, булып тора. “Санитария-эпидемиология күзәтчелеге үзәге”нең Саба  филиалы табибы-эпидемиологы  ярдәмчесе Гөлназ Фатыйхова  әйтүенчә, быел кыргый һәм  йорт  хайваннары тешләгән 151 кеше   мөрәҗәгать иткән. Шуларның 9ын – үз мәчеләре, 18ен – йорт этләре, 11ен хуҗасыз эт-мәче тешләгән. Иң борчыганы шул: Казанга анализга җибәрелгән 2 хуҗалы этнең һәм 5 мәченең баш миендә  котыру   авыруы  китереп  чыгара торган  вируслар табылган. “Бу хайваннар тешләгән кешеләр  барысы да котыру  чиренә  каршы вакытында прививка  алды. Күренгәнчә, эт-мәче тешләү очраклары күп һәм зыян  күрүчеләрнең  ашыгыч рәвештә табибка килүләре  кирәк. Ярдәм 48 сәгать эчендә   күрсәтелмәсә, кешене үлемнән алып  калып  булмый”, –ди Гөлназ Фатыйхова.

Хайваннар чирләрен кисәтү һәм бетерү, аларны дәвалау, кеше һәм хайваннар өчен уртак чирләрдән халыкны яклау чараларын үткәрүне оештыруның бер  чарасы – стерильләштерү. “Бинада ремонт булу сәбәпле, бу эш башланып  китә алмаган  иде.  Хәзер стерильләштерү хезмәте   күрсәтү белән шөгыльләнәчәкбез.  Ә котыру  чире  булмаган хайваннарны  ату тыелган”,– диде ветеринария берләшмәсе начальнигы Айзат Шәйхуллин.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш  ветеринария идарәсенең боерыгында язылганча (2015 ел, 6 май, №174), этләрне стерильләштерү һәм  печү буенча хезмәт айга бер тапкыр түләүсез  күрсәтелергә тиеш. Хуҗасыз хайваннар тупланган  урыннар турында Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгына яки хайваннарга контрольлек итү үзәгенә (8(843) 296-75-45) хәбәр итәргә була.
 


Замирә Сәмигуллина


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить