Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    15.08.2017
    15 август - археолог көне

    02.08.2017
    2 август - Һава флоты көне

    01.08.2017
    1-7 август- Бөтендөнья бала имезү атналыгы

    01.08.2017
    1 август - Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне

    30.07.2017
    30 июль - Бөтендөнья дуслык көне

    29.07.2017
    29 июль - Халыкара җәмгыяви-мәдәни төрлелекне яклау һәм дискриминацияга каршы көрәш көне

    28.07.2017
    28 июль - PR-белгечләре көне

    28.07.2017
    28 июль - Бөтендөнья гепатит белән көрәш көне

    24.07.2017
    24 июль - Кадастр инженерлары көне

    20.07.2017
    20 июль - Халыкара шахмат көне

    10.07.2017
    10 июль - Халыкара шоколад көне

    10.07.2017
    10 июль - Хәрби дан көне

    09.07.2017
    9 июль - Балыкчылар көне

    09.07.2017
    9 июль - Россия почтасы көне

    08.07.2017
    8 июль - Гаилә, сөю һәм тугрылык көне

    06.07.2017
    6 июль - Бөтендөнья үбешү көне

    26.06.2017
    26 июнь - Газаплау корбаннарына халыкара теләктәшлек көне

    25.06.2017
    25 июнь - Ураза гаете

    25.06.2017
    25 июнь - Наркотикларның канунсыз сатылуы һәм кулланылуына каршы халыкара көрәш көне

    24.06.2017
    24 июнь - Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара тол хатыннар хәлләрен истә тотуга багышланган көн

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара хезмәт көне

    22.06.2017
    22 июнь - Хәтер көне

    21.06.2017
    21 июнь - Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы кинология бүлекләре көне

    21.06.2017
    21 июнь - Бөтендөнья музыка көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара йога көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара скейтбординг көне

    20.06.2017
    23 июнь - Халыкара Олимпия көне

    20.06.2017
    20 июнь - Бөтендөньядагы качаклар көне

    10.06.2017
    10 июнь - мебель ясаучылар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара дуслар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара архивлар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара аккредитация көне

    08.06.2017
    8 июнь - Россиядә социаль хезмәткәрләр көне

    08.06.2017
    8 июнь - Бөтендөнья океаннар көне

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

Алкалы Илһам

29.06.2015 10:59 | Безгә язалар Печать

Алкалы Илһам

Пәрәвез челтәрендә утырам. Почта тартмасына хат килеп төште.

-    Сәлам дустым. Әйдә дус булыйк, - дигән.

Бәлки газет укучыларга да кызыклы герой булыр дим, дуслаштым.

-    Әйдә, дус булыйк, - дидем мин дә. Әмма исеме генә бераз сагайтты:

Илһам-Илһамия, дигән. Ни  Илһам түгел, ни Илһамия. Җете кызыл кофта һәм зәңгәр төстәге озын итәк кигән, сары  чәчле бу ханымның танышырга теләк белдереп хат язуына гаҗәпләндем башта. Бу үзенчәлекле дусның кем булуын ачыклыйсы килеп, челтәрдәге “бит”ен ачып укыгач ачылган авызым ябылмыйча калды. “Мин хатын-кызлар киеме  кияргә яратучы егет, үземне аңлардай дуслар эзлим”, дигән.

Ул да булмады егеткәйдән бер-бер артлы хатлар килә башлады. Күбесе фотосурәтләр. Кайсында тырнагын буяп күрсәткән, кайсында алкаларын, прическаларын, кызыл иреннәрен күрсәтергә теләгән. Капрон колготки, кыска итәк, челтәрле, үтә күренмәле блузка киеп төшкәне дә бар. Берәр хатын-кыз соңгы мода киенеп, реклам ясый, дисәң дә шаккатмас идем. Бу бит егет кеше булып чыкты.

–    Мин кечкенә чагымда ук әнинең эчке киемнәрен, колготкиларын киеп уйный идем. Бөтен халәтем, уйларым, тәнем хатын-кызларныкы кебек. Тик мине аңлаучы, тыңлаучы гына юк, тыңласалар гына да риза мин. Күңелем бушанып китәр иде ичмаса. Тик син мине тыңла яме. Әгәр минем белән язышсаң миңа Илһамия дип язарсың, миңа шулай рәхәтрәк – диеп тә өстәде.

 – Өеңдәгеләр бу рәвешле киенеп йөрүеңнән хәбәрдармы соң?

–    Юк, белмиләр, алар авылда яши, мин шәһәрдә фатирда торам. Заводта эшлим, анда халат һәм чалбар киеп йөрим. Өйгә кайткач егетем килүенә тырнакларымны ясап, матур итәк, кофталарымны киеп куям. Ул миңа комплиментлар әйтә, яратуын, ошатуын белдерә. Тик, аның гаиләсе бар, без барыбер бергә гаилә кора алмыйбыз инде.

–    Әгәр сиңа берәр хатын-кыз гашыйк булып куйса? Егетеңне ташлый аласыңмы? Син яшь бит әле, гаилә корып, балалар үстерер идең бәлки.

 –    Мин баштарак бу гамәлем өчен оялдым, тик нишләтим табигать шулай яраткан. Мине ничек бар шулай кабул итеп яратучы булса әйбәт булыр иде дә бит. Миңа хәзер утыз яшь. Әйдә икәү бергә яшәп карыйкмы әллә?
 

Шушы сораудан соң бөтенләй югалып калдым. Тик, ул да адәм баласы, аңа да каты бәрелеп булмый. Күңелдәге хыялларны алдамый гына:

 –    Мин булачак тормыш иптәшемне намазлы итеп күз алдына китерәм шул, - дип әйтеп бирергә туры килде:

Миләүшә Фәрдиева
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить