Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

    15.05.2017
    15 май - Халыкара гаилә көне

    14.05.2017
    14 май - Бөтенроссия урман утырту көне

    13.05.2017
    13 май - Кара диңгез флоты көне.

    12.05.2017
    12 май - Халыкара шәфкать туташы көне.

    12.05.2017
    12 май - Халыкара шәфкать туташы көне.

    10.05.2017
    10 май - Халыкара астрономия көне

    07.05.2017
    7 май - Россиядә Радио көне

    05.05.2017
    5 май - Халыкара инвалидлар хокуклары өчен керәшү көне.

    03.05.2017
    3 май - Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне

    01.05.2017
    1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме

    30.04.2017
    30 апрель - Бөтендөнья джаз көне

    29.04.2017
    29 апрель - Халыкара бию көне; Халыкара теләкләр көне

    28.04.2017
    28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне яклау көне

    15.04.2017
    15 апрель - Радиоэлектрон көрәш белгечләре көне

    15.04.2017
    15 апрель - Халыкара ветераннар көне

    15.04.2017
    15 апрель - Бөтендөнья сәнгать көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара урам балалары көне

    12.04.2017
    12 апрель - Космонавтика көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара кешенең галәмгә очу көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара академик ишкәк ишү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара Паркинсон чире белән көрәшү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көне

    08.04.2017
    8 апрель - Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара генетик яктан үзгәртелгән ашамлыкларга каршылык көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара кош рәсемен ясау көне

    07.04.2017
    7 апрель - Һәлак булган су асты көймәләрендәге диңгезчеләрне искә алу көне

    07.04.2017
    7 апрель - Рунет туган көне

    07.04.2017
    7 апрель - Балыкларны саклау һәм балыкчылыкны үстерү хезмәте көне

    07.04.2017
    7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне

    06.04.2017
    6 апрель - Тикшеренү органнары хезмәткәрләре көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара физик күнегүләр көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара тынычлык һәм үсеш өчен спорт көне

    05.04.2017
    5 апрель - Аш көне

    04.04.2017
    4 апрель - Интернет көне

    04.04.2017
    4 апрель - Халыкара миналарның куркынычлыгын искә алу һәм миналарны зарарсызландыруга ярдәм итү кирәклеге турында мәгълүмат тарату көне

Әбием хатирәләре

14.09.2015 09:26 | Еллар һәм Кешеләр Печать

Әбием хатирәләре

Минем әбием Фәния  Әмирова, үзенең  күп  чордашлары кебек,  «әти» дип әйтергә тилмереп  үскән буын  вәкиле.  1941 елның җәендә  аның әтисе фронтка  алына һәм шул китүдән кайтмый. Әбиемнең әнисе Тәкъмилә әби  һәм ике бала ятим калалар.

Аларның берсенә – 4, икенчесенә (минем әбиемә) 2 яшь була. Әбием әтисенең йөзен дә чамаламый, аның бернинди дә фотосурәте булмаган. Юлдан   бары бер  хаты килгән. Анда “Без юлда барабыз, кая бару мәгълүм, сугыш” дип кенә язылган була. Әбинең әнисе Тәкъмиләне дә, ике яшь баласы булуга карамастан, окоп казырга җибәрәләр. Балаларны әби-бабайлары карап тора. “Аякларга чабата, оеклар ябышып ката иде, кубарып сала алмыйча, куллар күшегеп бетә, киндерәләр чишә алмыйча җәфалана идек”, – дип әнисенең сөйләгәнен елап искә ала әбием.

1945 елның 9 маенда Җиңү килгәч, әбиләрем көн дә әтиләре кайтыр дип көтәләр, ә ул кайтмый да кайтмый.” Самолёт тавышын ишетсәк, йөгереп чыга идек тә, ике кулны һавага сузып: “Самолёт, безнең әтине дә алып кайт, дип кычкыра идек”,– ди әбием. Ә ул мәңгегә ятып кала.

Аның әнисе Тәкъмилә әби мәктәптә җыештыручы булып эшли. Алар карлы-бозлы утыннарны үзләре кисеп, ярып мичкә ягалар.

“Без парта арасыннан чыгуга, фермага кердек”– дип сөйли әбием. Ул вакытта фермада да бөтен эш кул көче белән башкарылган. Чиләк-көянтә белән су ташыганнар,  атка салам, силосларны да үзләре төягәннәр.

1965  елда   әбием  Алан-Елга    авылы  егете  Мияссәр  Әмировка  кияүгә  чыга. Алар әби белән яшәп, биш бала үстерәләр. Балалар һәрберсе мәктәпне  яхшы тәмамлап, алга таба белем алалар, сайлаган һөнәрләренә тугры калып, төрле урыннарда хезмәт куялар.

Әби хәзерге тормышыннан канәгать булып, балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп яши. “Шулай итеп, тырышып-тырмашып, шушы рәхәт заманнарга килеп җиттек. Сезнең берегезгә дә, гомумән, илебезгә сугыш афәтләре күрергә язмасын. Дөньялар тыныч, күгебез аяз булсын дип, баскан саен телим”,–ди әбием. Без дә аның шушы рәхәт тормышта сау-сәламәт булып, безне сөендереп, озак яшәвен чын күңелдән телибез.

              Гүзәл  Мәхмүтова,

                         8 сыйныф.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить