Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    15.04.2017
    15 апрель - Радиоэлектрон көрәш белгечләре көне

    15.04.2017
    15 апрель - Халыкара ветераннар көне

    15.04.2017
    15 апрель - Бөтендөнья сәнгать көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара урам балалары көне

    12.04.2017
    12 апрель - Космонавтика көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара кешенең галәмгә очу көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара академик ишкәк ишү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара Паркинсон чире белән көрәшү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көне

    08.04.2017
    8 апрель - Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара генетик яктан үзгәртелгән ашамлыкларга каршылык көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара кош рәсемен ясау көне

    07.04.2017
    7 апрель - Һәлак булган су асты көймәләрендәге диңгезчеләрне искә алу көне

    07.04.2017
    7 апрель - Рунет туган көне

    07.04.2017
    7 апрель - Балыкларны саклау һәм балыкчылыкны үстерү хезмәте көне

    07.04.2017
    7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне

    06.04.2017
    6 апрель - Тикшеренү органнары хезмәткәрләре көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара физик күнегүләр көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара тынычлык һәм үсеш өчен спорт көне

    05.04.2017
    5 апрель - Аш көне

    04.04.2017
    4 апрель - Интернет көне

    04.04.2017
    4 апрель - Халыкара миналарның куркынычлыгын искә алу һәм миналарны зарарсызландыруга ярдәм итү кирәклеге турында мәгълүмат тарату көне

    04.04.2017
    4 апрель - Бөтендөнья күселәр көне

    02.04.2017
    2 апрель - Бөтендөньяда аутизм вәзгыяте турында мәгълүмат тарату көне

    01.04.2017
    1 апрель - көлке көне

    01.04.2017
    1 апрель - Халыкара кошлар көне

    30.03.2017
    8 апрель - Халыкара чегәннәр көне

    27.03.2017
    27 март - Россиядә эчке эшләр министрлыгының эчке кораллы көчләре көне

    25.03.2017
    25 март - Толкин әсәрләрен уку көне

    25.03.2017
    25 март - Халыкара "эшләрне иртәгәгә калдыру" көне

    25.03.2017
    25 март - Халыкара тумаган бала көне

    25.03.2017
    25 март - Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре көне

    24.03.2017
    24 март - Халыкара кеше хокукларын тупас бозылу очракларында гаделлеккә ирешү хокукы һәм корбаннарны кадерләү көне

    24.03.2017
    24 март - Халыкара туберкулёз белән керәшү көне

    23.03.2017
    23 март - Бөтендөнья метеорология көне

    22.03.2017
    22 март - Халыкара такси йөртүчеләр көне

    22.03.2017
    22 март - Халыкара Балтыйк диңгезе көне

    22.03.2017
    22 март - Халыкара су ресурслары көне

    21.03.2017
    21 март - Татарстанда 1992 елгы суверенитет референдумы истәлеге көне

    21.03.2017
    21 март - Бөтендөнья шигърият көне

    21.03.2017
    21 март - Халыкара урманнар көне

    21.03.2017
    21 март - Халыкара расачыл дискриминацияга каршы көрәш көне

    21.03.2017
    21 март - Халыкара Нәүрүз көне

    21.03.2017
    21 март - Бөтендөнья Даун синдромы белән яшәгән кешеләр көне

    20.03.2017
    20 март - Халыкара итсез көн

    20.03.2017
    20 март - Халыкара әкият көне

    20.03.2017
    20 март - Халыкара астрология көне

    20.03.2017
    20 март - Язгы көн-төн тигезлеге көне

    20.03.2017
    20 март - француз теле көне

    20.03.2017
    20 март - Халыкара бәхет көне

Хезмәтебез- горурлыгыбыз!

28.09.2015 08:53 | Еллар һәм Кешеләр Печать

Хезмәтебез- горурлыгыбыз!

Гомер  йомгагын сүтеп  уйларыма күмеләм.....Күз алдымнан тезелеп  26  ел күңелгә якын кадерле  бакчабыз” Әллүкидә”  эшләгән елларымны барлыйм.

Гамьсез   яшьлек елларым, кызларымның  шат  бала  чагы сиздермичә генә  агымсу кебек  үткән дә киткән икән ләбаса. Әле кайчан гына  бернинди дә борчу- мәшәкатьләрем булмаган  кыз бала укып бетереп шушы бакчабызга аяк баскан идем....” Яшь чак – гамьсез чак»-, дип  борынгылар  чыннан да белми   әйтмәгән шул. Яшьрәк  вакытта  үземнең сайлаган һөнәремнең үтә дә җаваплы, таләпчән,  игьтибар  сораучы һөнәр  булуын аңлапта    җиткермәгән  булганмындыр  мөгаен...Балалар бакчасында  тәрбияче  булып эшләү  теләге  минем күңелемдә  мәктәп елларында ук  үзенең  беренче орлыкларын салгандыр. Әнием озак еллар  балалар бакчасында пешекче  булып эшләгән дәвердә, аның янына  эшкә килеп , әниемнән рөхсәт сорап андагы балаларны “ яратып чыгарга” кереп ,балалар белән уйнап чыга идем.Балалар бакчасындагы җылы , җанлы,атмосфера, йомшак, тәмле телле апалар, андагы әкияти матурлык һәм нәни балаларның  самими гөнаһсыз күзләре әсир иткәндер күрәсең!  Мин  әти-  әниемнең  “ай- ваена” карамыйча шушы һөнәрне  сайларга булдым .Мөгаен күпләрнең  “ үкенмисеңме?” – дигән сорау  бирәсе килгәндер. Юк, һич үкенмәдем.Хәер, аллаһы тәгалә тарафыннан  шулай язылгандыр да.  Безнең татар халкында бик матур, мәгьнәле  әйтем бар :“ Кеше үз бәхетен  үзе төзи”. Бүгенге көндө аллага шөкер  безнең һөнәребез- тәрбияче һөнәре  мактаулы да, җаваплы да , бик игътибарлылык, сабырлык , түземлелек сораучы хезмәтләрнең берсе ул. Бала күңеленә ачкыч таба белгән кеше генә бу һөнәргә лаек. Ә аның өчен  артист, психолог  рольләрендә  уңышлы башкарырга кирәк. Үзендә шушы сыйфатларны   булдырмаган педагог бу хезмәтне  башкара  алмас иде. Бу  һөнәребез  белән без тәрбиячеләр горурлана алабыз! Әти- әнисе куеныннан аерылып ,2-3 сүздән  дә башка әйбер әйтә алмаган , яңа гына тәпи киткән  гөнаһсыз  нарасыйларны  безгә тапшырган көннән  аларның икенче әниләренә әйләнәбез дә куябыз. Аларга  күңел җылыбызны биреп, яхшылыкка, изгелеккә, дөньяның матурлыгын, гүзәллеген  күрергә, яман белән юлдаш булмаска, табигатьне  яратырга, һәрбер җан иясенә мәрхәмәтле  , тәүфикълы булырга өйрәтү  безнең изге бурычыбыз. Без тәрбиячеләр  шундый зур хезмәт  башкаруыбыз белән бәхетле!  27 сентябрь -  тәрбиячеләр көне уңаеннан , барлык шушы изге һөнәр  ияләрен,  хезмәттәшләремне, коллегаларымны, тыйнак кына бәйрәмебез белән  котлыйсым килә.  Аларга тынгысыз  хезмәтләрендә  сәламәтлек, сабырлык,  җан тынычлыгы,  гаилә бәхете юлдаш булсын,тәрбияләгән  балаларыбызның  исәнлеген, саулыгын биреп  эшләргә язсын.!
                                                                             

“Әллүки” балалар бакчасы
тәрбиячесе 

Гәрәева Мәдинә  Мансур  кызы.
 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить