Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

    15.05.2017
    15 май - Халыкара гаилә көне

    14.05.2017
    14 май - Бөтенроссия урман утырту көне

    13.05.2017
    13 май - Кара диңгез флоты көне.

    12.05.2017
    12 май - Халыкара шәфкать туташы көне.

    12.05.2017
    12 май - Халыкара шәфкать туташы көне.

    10.05.2017
    10 май - Халыкара астрономия көне

    07.05.2017
    7 май - Россиядә Радио көне

    05.05.2017
    5 май - Халыкара инвалидлар хокуклары өчен керәшү көне.

    03.05.2017
    3 май - Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне

    01.05.2017
    1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме

    30.04.2017
    30 апрель - Бөтендөнья джаз көне

    29.04.2017
    29 апрель - Халыкара бию көне; Халыкара теләкләр көне

    28.04.2017
    28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне яклау көне

    15.04.2017
    15 апрель - Радиоэлектрон көрәш белгечләре көне

    15.04.2017
    15 апрель - Халыкара ветераннар көне

    15.04.2017
    15 апрель - Бөтендөнья сәнгать көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара урам балалары көне

    12.04.2017
    12 апрель - Космонавтика көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара кешенең галәмгә очу көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара академик ишкәк ишү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара Паркинсон чире белән көрәшү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көне

    08.04.2017
    8 апрель - Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара генетик яктан үзгәртелгән ашамлыкларга каршылык көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара кош рәсемен ясау көне

    07.04.2017
    7 апрель - Һәлак булган су асты көймәләрендәге диңгезчеләрне искә алу көне

    07.04.2017
    7 апрель - Рунет туган көне

    07.04.2017
    7 апрель - Балыкларны саклау һәм балыкчылыкны үстерү хезмәте көне

    07.04.2017
    7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне

    06.04.2017
    6 апрель - Тикшеренү органнары хезмәткәрләре көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара физик күнегүләр көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара тынычлык һәм үсеш өчен спорт көне

    05.04.2017
    5 апрель - Аш көне

    04.04.2017
    4 апрель - Интернет көне

    04.04.2017
    4 апрель - Халыкара миналарның куркынычлыгын искә алу һәм миналарны зарарсызландыруга ярдәм итү кирәклеге турында мәгълүмат тарату көне

Газет турында

05.07.2011 13:29 Печать

1930 елның 10 августында Саба районы оештырылгач, шул елның 25 ноябрендә “Колхоз байрагы” дигән исемдәге газетаның беренче саны дөнья күрә. Аның редакторы партия өлкә комитеты тарафыннан җибәрелгән Зыя Маликов була. Район Советы башкарма комитеты секретаре булып эшләүче Гыйльмулла Әхмәдуллин да редакциягә күчерелә.  Шул елның сентябрендә редакция  карамагында типография дә оештырыла. Типография эшен сайга салу өчен Казаннан Локман Хәйруллин килә һәм газетаның беренче санын җыя. 1963 елдан типография  мөстәкыйль оешма булып эшли башлый.  Директоры булып 1968-1998 елларда Хәтимә Дәминова эшләде.

Район газетасы илне индустрияләштерү, Бөек Ватан сугышы чорында да, сугыштан соңгы авыр елларда да үз кыйбласын саклый. 1931 елда хәбәрчеләр белән беренче слет уздырыла. Иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү өчен 1967 елда Закир Йосыпов исемендәге премия булдырыла. Бу премия 2010 елда 44нче лауреатка – Кызыл Мишә авылыннан Фирәис Нигъмәтҗәновка бирелде.

Газета 1962 елның 5 маена кадәр “Колхоз байрагы” исемендә чыга. Бу чорга чаклы газетага Гыйльмулла Әхмәдуллин, Сания Кәримова, Нәсыйх Абулллин, Дәүләт Мөхәммәтшин, Федор Степанов, Габделбәр Галиәкбәров, Газиз Нәбиуллин, Кәрим Сафин, Тимершәех Әхмәтшин мөхәррирлек итә. Аннары  сабалылар берникадәр вакыт Арчада чыга торган “Коммунизмга” газетасын алырга мәҗбүр булалар. 1963 елның апрель аеннан газета яңадан оештырыла, исеме “Җиңү байрагы” дип үзгәртелә.  Аның редакторы булып  1963-1978 елларда Хөснулла Шәфигуллин, 1978-1981 елларда Федор Ермаков эшли. 1981 елдан 2008 елга кадәр  (барлыгы 28 ел) Тәлгат Нәҗмиев эшләде.  Тәлгат Самат улы эшләгән чорда 1990 елның сентябреннән газетаның исеме “Саба таңнары” дип үзгәртелә. “Саба таңнары”ның үз йөзе, үз укучылары, Дәүләт бүләкләре – Татарстан Югары Советы (1990 ел), Татарстан Республикасы Мактау грамоталары (2000 ел) бар. Газетаның 75 еллыгы уңаеннан 2005 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның “Рәхмәт хаты”на лаек булды. 2010 елда газетабыз 13нче җурналистлар конкурсында “Бәллүр каләм”гә ия булды. Редакция коллективының эшчәнлеге “Гасырлар кисешкәндә” дип исемләнгән республика энциклопедиясенә кертелде.

“Саба таңнары” газетасын чыгаруда бүгенге көндә ундурт кеше тырыш хезмәтен куя.“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең “Саба таңнары” газетасы филиалының директоры-баш мөхәррире булып 2008 елның сентябрь аеннан Рөстәм Габдерәүф улы Исмәгыйлов эшли. 

 

Редакция коллективы

 

1981-2011 елларда редакция урнашкан тарихи бина 1930 елда төзелә.

 

 

Редакциянең яңа бинасы

 “Саба таңнары”  укучылар белән элемтәне өзми, һәрвакыт аралашып яши.

Һәр елны лотерея уены уздыру – моның ачык мисалы.
[+фоторепортаж]

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Еще в этой категории: « Элемтә өчен Элемтә өчен »