Шекшедә яшәүче Рәмзия Мансур кызы Хуҗинага -60 яшь

11.01.2017 16:06 | Котлаулар Печать

Шекшедә яшәүче Рәмзия Мансур кызы Хуҗинага -60 яшь

Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз! Әти белән тигезлектә, сәламәт булып, бәхеткә күмелеп яшәвеңне телибез!

Ана җанлы синең йөрәгеңнең

Җылысын да тойдык,көчен дә.

Алларыңа килеп баш иябез

Рәхмәт, әни, барысы өчен дә.

Исән-саулык бирсен Ходай сиңа,

Озын гомер, бәхет, тигезлек.

Һәр туасы таңнар алып килсен

Күңел тынычлыгы, иминлек.

Иң изге теләкләр белән әтиебез,барлык балаларың исеменнән улың Ильшат, киленең Гөлчәчәк, оныкларың Ильзат,Инсаф,Ильдан.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить