Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

    15.05.2017
    15 май - Халыкара гаилә көне

    14.05.2017
    14 май - Бөтенроссия урман утырту көне

    13.05.2017
    13 май - Кара диңгез флоты көне.

    12.05.2017
    12 май - Халыкара шәфкать туташы көне.

    12.05.2017
    12 май - Халыкара шәфкать туташы көне.

    10.05.2017
    10 май - Халыкара астрономия көне

    07.05.2017
    7 май - Россиядә Радио көне

    05.05.2017
    5 май - Халыкара инвалидлар хокуклары өчен керәшү көне.

    03.05.2017
    3 май - Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне

    01.05.2017
    1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме

    30.04.2017
    30 апрель - Бөтендөнья джаз көне

    29.04.2017
    29 апрель - Халыкара бию көне; Халыкара теләкләр көне

    28.04.2017
    28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне яклау көне

    15.04.2017
    15 апрель - Радиоэлектрон көрәш белгечләре көне

    15.04.2017
    15 апрель - Халыкара ветераннар көне

    15.04.2017
    15 апрель - Бөтендөнья сәнгать көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара урам балалары көне

    12.04.2017
    12 апрель - Космонавтика көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара кешенең галәмгә очу көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара академик ишкәк ишү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара Паркинсон чире белән көрәшү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көне

    08.04.2017
    8 апрель - Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара генетик яктан үзгәртелгән ашамлыкларга каршылык көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара кош рәсемен ясау көне

    07.04.2017
    7 апрель - Һәлак булган су асты көймәләрендәге диңгезчеләрне искә алу көне

    07.04.2017
    7 апрель - Рунет туган көне

    07.04.2017
    7 апрель - Балыкларны саклау һәм балыкчылыкны үстерү хезмәте көне

    07.04.2017
    7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне

    06.04.2017
    6 апрель - Тикшеренү органнары хезмәткәрләре көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара физик күнегүләр көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара тынычлык һәм үсеш өчен спорт көне

    05.04.2017
    5 апрель - Аш көне

    04.04.2017
    4 апрель - Интернет көне

    04.04.2017
    4 апрель - Халыкара миналарның куркынычлыгын искә алу һәм миналарны зарарсызландыруга ярдәм итү кирәклеге турында мәгълүмат тарату көне

Утсыз тормыш ямьсез

22.12.2016 14:54 | Көн темасы Печать

Утсыз тормыш ямьсез

Кышкы караңгы иртәләрдә барыбыз да урыннан кузгалуга, беренче эш итеп ут кабызгычка басабыз. Бүлмә яктылыкка күмелмәсә, икенче эш итеп капшана-капшана шәм кабызырга туры киләчәк. Шөкер, соңгы елларда андый хәлгә калганыбыз юк. Кайчан шәм кабызганын инде күпләр хәтерләми дә. Ноябрьдәге яңгырларда кер баулары да бозланып бармак юанлыгы булды, әмма электр чыбыклары чыдады, безне утсыз калдырмады. Хәер, район электр челтәрендә кулланучыларны тоткарсыз энергия белән тәэмин итүдә барысы да уйланылган һәм технологияләр даими яңарышта. Андый-мондый хәл булса, запас ТПлар автомат рәвештә кушарга һәрчак әзер. “Элегрәк яңа йортка ут кертәсе булса, шул урамда яки авылы белән утны сүндереп торырга туры килә иде. Хәзер Марсель Фатыйхов бригадасында электромонтерлар Рөстәм Сафиуллин, Марсель Гайсин, Илдар Фатыйхов көчәнеш астында эшләргә өйрәнделәр. Бер кешегә 350 мең сумлык саклагыч чаралар кайтты. Статистика күрсәткәнчә, көчәнеш астында эшләүче бригадаларда бәхетсезлек очраклары да бик сирәк була. Монтер чыбыкта ток барлыгын белеп, сак эш итә”,– дип аңлатты электр челтәре инженеры Флорид Һадиев.

Районда электр энергиясе куллану арта, быел аның тотылышы былтыргы күрсәткечкә караганда 2,5 миллион киловатт/сәгатькә күбрәк булган. Челтәргә технологик тоташтыру буенча гына да 240 яңа килешү төзелгән. Югары көчәнешле чыбыклар – 7,48, ә авыллар эчендә 0,4 киловольтлылары 4 километрда капиталь ремонтланган. Энергия югалтуларны булдырмау турында да ел буе кайгырталар. “Югалтулар 9,44 проценттан арта икән, димәк, нәрсәдер җитеп бетми яки электр линияләрдән урлана дигән сүз. Бездә исә ул Алабуга филиаллары арасында иң азы 8,08 процент кына тәшкил итте. Быел санкцияләнмәгән тоташтыруга бәйле 5 акт (2се – килешүләрсез, 3се учетсыз) төзелде. Моның өчен штрафлар салынды. Бездә яшерен электр кабельләрен эзләп таба торган приборлар да бар”,– ди электр челтәре начальнигы урынбасары Васил Хәкимов.

Кулланучыларны электр белән өзлексез тәэмин итү – ул 68 үз һөнәре остасын берләштергән бердәм, тату, максатка омтылучан коллективның тырышлыгы. Быел хезмәтләре өчен электрчылар Наил Мөхәммәдиев, Рифат Габидуллин, диспетчер Илсур Широв, инженер Рәмис Ягъфәров – “Челтәр компаниясе”нең, Гөлсинә Бикбаева, Рөстәм Сәйфуллин район хакимиятенең Мактау грамотасы яки Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән. Ә коллективның эшләрен санап чыксак, газета бите тулачак. “Быел электрлаштыру буенча 8 объектта зур күләмле эш башкарылды, Шәмәрдән газ кудыру станциясе электр белән тәэмин итүче подстанция ремонтланды, базаны да яңарттык. Территория заманча алюкобонд материал кулланып төзекләндерелде. Иске корылмалар сүтеп алынды, гомумән, Сабаның көнчыгыш капкасы булып саналган оешмабыз манзарасы нык үзгәрде, төзеклек, тәртип үзенә җәлеп итә. Бәйрәмгә хезмәт уңышларыбыз бар. Ире­шелгәннәрне шулай ук район башлыгы Рәис Нургали улының “Челтәр компаниясе”җәмгыяте ге­нераль директоры Илшат Шәе­хович белән берлектә тармак турында кайгыртучанлыгы нәтиҗәсе дә дияр идем. Инде 2017 елга билгеләнгән бурычларга килсәк, Иштуган, Юлбат, Түбән Шытсу авыл җирлекләрендә линияләрне реконструкцияләү, Су саклау зоналары елы уңаеннан Сабинка елгасы аша җир астыннан электр линиясе үткәрү, чаңгы трассасын яктырту, яңа биналарны электр­га тоташтыру, техника паркын яңарту буенча эшләр алып барылачак. Коллектив моңа әзер. Оешмага эшне чыйфатлы башкару, багана башына менү өчен сәламәт монтерлар кирәк. Шуңа күрә спортка зур әһәмият бирәбез”,– ди электр челтәренең 18 ел стажлы җитәкчесе Илгиз Талипов.

Егетләр үзләре үк спортка тартылган. Ел саен Алабуга электр челтәрләре беренчелегенә уздырылган бәйгеләрдә катнашалар. Спорт чараларын оештыру җаваплылыгы алган инженер Рафаэль Латыйпов әйтүенчә, быел “РЭС” командасы район волейбол ярышларында – 3нче, пляж футболында – 1нче, ачык һавада үткән мини-футболда II урынны алган. Кышкы мини-футболда да 1нче әйләнешне җиңү белән тө­гәлләгәннәр. Бәйрәмнәрне, “Пред­­­­приятие көннәре”н дә истә калырлык итеп билгеләп үтәләр. Һөнәри бәйрәм исә Яңа елга тоташтыра, электрчылар традицион парадта үзләре ясаган хәрәкәтләнүче ат белән призлы урынны алырга әзерләнә.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить