Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    15.08.2017
    15 август - археолог көне

    02.08.2017
    2 август - Һава флоты көне

    01.08.2017
    1-7 август- Бөтендөнья бала имезү атналыгы

    01.08.2017
    1 август - Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне

    30.07.2017
    30 июль - Бөтендөнья дуслык көне

    29.07.2017
    29 июль - Халыкара җәмгыяви-мәдәни төрлелекне яклау һәм дискриминацияга каршы көрәш көне

    28.07.2017
    28 июль - PR-белгечләре көне

    28.07.2017
    28 июль - Бөтендөнья гепатит белән көрәш көне

    24.07.2017
    24 июль - Кадастр инженерлары көне

    20.07.2017
    20 июль - Халыкара шахмат көне

    10.07.2017
    10 июль - Халыкара шоколад көне

    10.07.2017
    10 июль - Хәрби дан көне

    09.07.2017
    9 июль - Балыкчылар көне

    09.07.2017
    9 июль - Россия почтасы көне

    08.07.2017
    8 июль - Гаилә, сөю һәм тугрылык көне

    06.07.2017
    6 июль - Бөтендөнья үбешү көне

    26.06.2017
    26 июнь - Газаплау корбаннарына халыкара теләктәшлек көне

    25.06.2017
    25 июнь - Ураза гаете

    25.06.2017
    25 июнь - Наркотикларның канунсыз сатылуы һәм кулланылуына каршы халыкара көрәш көне

    24.06.2017
    24 июнь - Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара тол хатыннар хәлләрен истә тотуга багышланган көн

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара хезмәт көне

    22.06.2017
    22 июнь - Хәтер көне

    21.06.2017
    21 июнь - Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы кинология бүлекләре көне

    21.06.2017
    21 июнь - Бөтендөнья музыка көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара йога көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара скейтбординг көне

    20.06.2017
    23 июнь - Халыкара Олимпия көне

    20.06.2017
    20 июнь - Бөтендөньядагы качаклар көне

    10.06.2017
    10 июнь - мебель ясаучылар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара дуслар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара архивлар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара аккредитация көне

    08.06.2017
    8 июнь - Россиядә социаль хезмәткәрләр көне

    08.06.2017
    8 июнь - Бөтендөнья океаннар көне

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

«Иртәнге биштә 9 айлык баласын ашаткан да, кинәт вафат булган»

31.12.2016 09:36 | Новости Печать

«Иртәнге биштә 9 айлык баласын ашаткан да, кинәт вафат булган»

Яңа елга биш көн калгач, Балтач районы Иске Салавыч авылында яшәүче Сәмигуллиннар һәм Арча районы Кысна авылында яшәүче Гарифҗановлар капкасын кара кайгы шакый.

Сәмигуллиннар – газиз кызларын, Гарифҗановлар киленнәрен югалта.


Фирдиягә 2 декабрь көнне нибары 25 яшь тулган була. Иртәнге биштә тугыз айлык баласын ашатканнан соң, йокыга тала яшь ана. Шул ятудан башка тормый. Бүген (30 декабрь) туган нигезендә аның өчесен укыталар.

Илнур белән Фирдия дүрт ел очрашып йөреп, 2015 елның 5 октябрендә кавыша. Бәхетләрен тулыландырып, тугыз ай элек җир йөзенә нәни кызчык –  Ризәлә аваз сала. Шушы бәхет төенчегенең һәр кыланмышына куанып яшәгән мизгелдә, Илнур кинәт тол кала. Ә Ризәлә әле берни дә аңламый. Ул бишегендә һәркемгә елмая, көлә. Әнисез үсүнең ни икәнен тоймый шул әле сабый.



– Кызым бик актив иде, – дип сүз башлады әнисе Фирдания ханым күз яшьләре аша. – Биергә яратты. Мәктәптә бер генә бәйрәмдә дә биеми калмый иде. Арча педагогия көллиятендә белем алды. Аны тәмамлагач, читтән торып КФУның чит телләр факультетына укырга керде. Гыйнвар аенда диплом алырга барасы иде. Шуның турында күпме хыялланды, алырга өлгерми калды сабыем...

Фирдания ханым гаиләсенә шундый зур авырлык киләсен ялгыш кына да сизенми. Бер атна элек әти-әни янында дүрт көн кунак булып китә Фирдия. Туган нигезен балачактагы кебек Яңа елга киендерә, чыршы бизи. Киткәндә дә: «Яңа елга киләбез», – дип саубуллаша.

– Кызым килгәч, минем кулдан эш төшә иде. Мин эштән кайтканчы (Балтачта сөт-май комбинатында хезмәт куя) Фирдия ашарга пешереп куя. Бу юлы көн саен ни дә булса пешердем. Беренче көнне мантый ясадык. Балам сөенә-сөенә: «Әни, икәү ясагач, тиз дә булды, тәмле дә», – дип куанып ашады. Калган көннәрдә дә кыстыбый, коймаклар белән сыйладым. Гүя, бу бит минем баламны соңгы ашатуым дип сизенгәнмен, – дип яшь коя Фирдания апа.

Иртәгә үләсе дигән кичне дә телефон аша аралаша әни белән кыз.

- Кичке тугыз тулганда сөйләштек. Ризәләнең яңа һөнәрләрен санады. Тыныч йокылар теләп саубуллаштык. Шуннан соң да әле ул, 12 нче яртыга кадәр интернетта утырган.

Яшь әни иртәнге бишенче яртыда баласын – күз нурын ашата да, караватына сала. Йокының иң тәмле чагы, үзе дә яраткан ире янына сыена. Озак та үтми, Фирдия хырлый башлый. Илнур аңа: «Борылып ят әле, гырлыйсың», – дип эндәшә. Тик хатыны аны ишетми. Бу яшь ананың дөньядан аерылып, җан биреп яткан мәле була. Шуннан соң ул калтырана башлый. Ире аны идәнгә яткырып, ясалма сулыш ясап карый, тик соң була инде.

- Иртәнге 6 тулганчы килде бу хәбәр. Иртән яки  төнлә вакытлы-вакытсыз телефон шалтыраса, йөрәгем алына. Алдым трубканы. Кияү: «Әби, Фирдия авырый», – диде. Чыгып чаптык. Үләр дигән уй башка да керми. Ишегалдында кода каршы алды. Аның: «Бик авыр хәлләр, кодагый» дигән сүзеннән барысын да аңладым, – ди Фирдания апа.

Илнур ашыгыч ярдәм чакырта. Фельдшер исә Фирдиянең җансыз гәүдәсен Арча хастаханәсенә алып барырга куша. Чөнки кинәт үлгән яшь кешене ярмыйча күмәргә рөхсәт ителми. Тик Арчада суд-медицина экспертизасы үткәрүче белгеч юк икән. Дөрес, штатта патологанатом бар. Әмма ул авырмыйча, кинәт үлгән яшь кешене яра алмый. Нишләргә? Патологанатом сөекле хатынын югалткан ирне тикшерү комитетына җибәрә.  Алар исә экспертиза ясату өчен Балтачка юллый. Әмма Балтач белгечләре хатынның үлем сәбәбен ачыклау өчен мәетне  республика экспертиза бюросына алып барырга киңәш итә. Гаҗизлектәп аптыраган ир Арчаның тикшерү комитетына барып тагын юллама ала: мәетне Казанга алып бару өчен.

- Иртәдән кичкә кадәр юлда булды кызымның җансыз гәүдәсе. Үлгәч тә тынычлык булмады мескенгә, – дип уфтана Фирдания апа.

Тугыз айлык Ризәләне Илнурның әти-әнисе тәрбияли. Килен белән каенаның мөнәсәбәтләре бик матур була.

- Әниле-кызлы кебек яшәделәр алар, – ди Фирдания апа. – Күрше-күләннәре дә бик юксынып елый, алар белән дә уртак телне тиз тапкан кызым. Кияү белән дә аралары әйбәт иде.  Бер-берсенә исем белән дә эндәшмиләр, «җимеш» дип кенә торалар иде.

Әни назының ни икәнен дә татырга өлгермәгән бәләкәч тә, сөекле хатыны белән бер генә ел яшәп калган Илнур да, газиз балаларын югалткан әти-әни дә кызганыч.



Нарасый дүрт айдан соң ук күкрәкне ташлаган. Бүген бар нәрсәне теләп ашый ди. Гүя, Фирдия баласының ятим каласын сизгән дә, ашарга өйрәтеп калдырган.

Вакытсыз вафат булган хатынның анализларын Мәскәүгә җибәргәннәр. Бүгенге көнгә  куелган диагноз исә: Фирдиянең йөрәге кинәт туктаган.

- Беркайчан да йөрәге авыртканы булмады, – ди Фирдания апа. –Күптән түгел генә операция кичергән идем. Минем өчен ут йотты. «Әни, авыр күтәрмә, үзеңне сакла», – дип борчылды балакаем. Үзенең авыруын да белмичә, яшәп тә калмыйча ташлап китте...

Фирдиянең якыннарының ачы хәсрәтен уртаклашабыз. Ходай Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен!


Чулпан ШАКИРОВА

http://intertat.ru


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить