Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    15.04.2017
    15 апрель - Радиоэлектрон көрәш белгечләре көне

    15.04.2017
    15 апрель - Халыкара ветераннар көне

    15.04.2017
    15 апрель - Бөтендөнья сәнгать көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара урам балалары көне

    12.04.2017
    12 апрель - Космонавтика көне

    12.04.2017
    12 апрель - Халыкара кешенең галәмгә очу көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара академик ишкәк ишү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара Паркинсон чире белән көрәшү көне

    11.04.2017
    11 апрель - Халыкара фашист концлагерь тоткыннарын азат итү көне

    08.04.2017
    8 апрель - Хәрби комиссариатлар хезмәткәрләре көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара генетик яктан үзгәртелгән ашамлыкларга каршылык көне

    08.04.2017
    8 апрель - Халыкара кош рәсемен ясау көне

    07.04.2017
    7 апрель - Һәлак булган су асты көймәләрендәге диңгезчеләрне искә алу көне

    07.04.2017
    7 апрель - Рунет туган көне

    07.04.2017
    7 апрель - Балыкларны саклау һәм балыкчылыкны үстерү хезмәте көне

    07.04.2017
    7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне

    06.04.2017
    6 апрель - Тикшеренү органнары хезмәткәрләре көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара физик күнегүләр көне

    06.04.2017
    6 апрель - Халыкара тынычлык һәм үсеш өчен спорт көне

    05.04.2017
    5 апрель - Аш көне

    04.04.2017
    4 апрель - Интернет көне

    04.04.2017
    4 апрель - Халыкара миналарның куркынычлыгын искә алу һәм миналарны зарарсызландыруга ярдәм итү кирәклеге турында мәгълүмат тарату көне

    04.04.2017
    4 апрель - Бөтендөнья күселәр көне

    02.04.2017
    2 апрель - Бөтендөньяда аутизм вәзгыяте турында мәгълүмат тарату көне

    01.04.2017
    1 апрель - көлке көне

    01.04.2017
    1 апрель - Халыкара кошлар көне

    30.03.2017
    8 апрель - Халыкара чегәннәр көне

    27.03.2017
    27 март - Россиядә эчке эшләр министрлыгының эчке кораллы көчләре көне

    25.03.2017
    25 март - Толкин әсәрләрен уку көне

    25.03.2017
    25 март - Халыкара "эшләрне иртәгәгә калдыру" көне

    25.03.2017
    25 март - Халыкара тумаган бала көне

    25.03.2017
    25 март - Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе хезмәткәрләре көне

    24.03.2017
    24 март - Халыкара кеше хокукларын тупас бозылу очракларында гаделлеккә ирешү хокукы һәм корбаннарны кадерләү көне

    24.03.2017
    24 март - Халыкара туберкулёз белән керәшү көне

    23.03.2017
    23 март - Бөтендөнья метеорология көне

    22.03.2017
    22 март - Халыкара такси йөртүчеләр көне

    22.03.2017
    22 март - Халыкара Балтыйк диңгезе көне

    22.03.2017
    22 март - Халыкара су ресурслары көне

    21.03.2017
    21 март - Татарстанда 1992 елгы суверенитет референдумы истәлеге көне

    21.03.2017
    21 март - Бөтендөнья шигърият көне

    21.03.2017
    21 март - Халыкара урманнар көне

    21.03.2017
    21 март - Халыкара расачыл дискриминацияга каршы көрәш көне

    21.03.2017
    21 март - Халыкара Нәүрүз көне

    21.03.2017
    21 март - Бөтендөнья Даун синдромы белән яшәгән кешеләр көне

    20.03.2017
    20 март - Халыкара итсез көн

    20.03.2017
    20 март - Халыкара әкият көне

    20.03.2017
    20 март - Халыкара астрология көне

    20.03.2017
    20 март - Язгы көн-төн тигезлеге көне

    20.03.2017
    20 март - француз теле көне

    20.03.2017
    20 март - Халыкара бәхет көне

И, ГМО, ГМО куркытуың шушымы яки тараканлы аш тәме

03.01.2017 14:44 | Новости Печать

И, ГМО,  ГМО куркытуың шушымы яки тараканлы аш тәме

 

 

 

Фән – катлаулы өлкә. Истә калмый торган терминнар, формулалар... Ярый әле,  һәркемгә аңлаешлы итү өчен  фәнне популярлаштыручылар бар. Шул максаттан физик-теоретик Георгий Гамов “Мистер Томпкинс внутри самого себя: приключения в новой биологии” дигән мавыктыргыч китабында күзәнәкләрдә  барган катлаулы әверелешләрне үз күзләре белән күрсен өчен авыруны (ягъни Томпкинсны -авт.) молекуляр дәрәҗәдә кечерәйтеп, үзенең үк кан тамырлары буйлап сәяхәт иттерә. Эритроцитны  көймә итеп, кан тамырлары  системасын әйләнеп  чыкканчы доктор Стритс белән кызыклы һәм, иң мөһиме, микробиология хакында гади укучыга да аңлаешлы әңгәмә корып баралар болар. Сүз сөреше  аминокислоталарга барып җиткәч, алар арасында менә мондый диалог булып  ала:

 –Минемчә,– диде мистер Томпкинс,– безгә аксымга бай ризыклар  ашарга   кирәк. Ризык белән йотылган әзер аксымны без үзебезнең молекулалар  составына кертер һәм тәнебез эчендә барган аксым синтезы белән бәйле мәшәкатьләрдән  котылыр   идек.

–Сез  ялгышасыз,– дип  каршы төште Стритс.– Әгәр эш шулай сез тәкъдим иткәнчә торса, нәтиҗәләре гаҗәеп сәер булыр иде. Әгәр без чит аксымнарны файдалана  алсак, чеби диетасында  утырсагыз, акрынлап  чебигә әйләнер  идегез. Бәхеткә  каршы, сез ашаган чебидәге  аксым  эшкәртелә һәм аминокислоталарга таркала, алардан кешегә генә хас аксымнар  барлыкка  килә. Димәк, сез нинди генлы аксым ашасагыз да, башка төрле җан иясенә әйләнү куркынычы  янамый. Әмма кайчандыр башкача  уйлаучылар да булган. Каннибаллар кешенең  баш миен һәм арысланның йөрәген ашасак, акыллыга һәм көчлегә әйләнәбез дип ышанганнар. Кызганычка  каршы, батырларны ашаганнармы болар, әллә куркакларнымы, ашказаннарында барысы да бер  үк аминокислоталарга таркалган...

   Ни өчен Томпкинсны искә  төшердем  соң әле? Чөнки, ни кызганыч, аксымнар мәсьәләсендә аның кебек фикер йөртүчеләр арабызда һаман да бар. Бигрәк тә кулланышка геннары модификацияләнгән организмнар (ягъни инде хәзер күпләргә таныш ГМО) кергәч,  көчәйде ул  фикер. Әле  былтыр гына гәзитләрнең берсендә күземә ташланган мәкаләдәге “Кешеләрдә койрык һәм тояклар үсә башламасмы?” дигән исем үзе генә дә ни тора! Мәгълүмат  чаралары ГМОның потенциаль зарары турында яза. Имеш, үзгәртелгән геннар кешенең ДНКсына кереп урнаша да, аңа  мутацияләнү куркынычы  яный.  Бәхеткә, фәнни-популяр  китаптан  китерелгән өзектән үк аңлашылганча, мондый ихтималлылык нульгә тигез. Чөнки мәктәп программасыннан  ук беләбез: кешенең ашказанындагы ферментлар тәэсирендә теләсә нинди ген, модификацияләнгәнме ул, әллә түгелме, гап-гади  төзелеш материалы булган  мономерларга таркала, бары шуннан соң гына эшкәртелеп, канга үтеп керә. Инде геннарны  модификацияләү нәтиҗәсендә барлыкка  килә дип  уйланылган начар аксымнар (пиреннар) ниндидер  могҗиза белән эчәк стенасын үтеп чыга икән, иммун системасы  аларны шунда ук юк итәчәк. Фагоцитларның бу бурычны ничек  үтәүләре турында доктор Стритс мистер Томпкинска  шулкадәр образлы итеп аңлата, кем әйтмешли, чәйнәп каптыра, йотасы гына  кала. Шулай булмаса, кешеләр әллә кайчан мутантлашып  яисә авырулардан  үлеп беткән беткән булырлар иде. Димәк, ГМОлы продуктларны башыма мөгез төртеп  чыгар яисә  койрык үсәр дип шикләнмичә, ашарга  була. Галимнәрнең экспериментлары шуны күрсәтә. Күселәр белән үткәрелгән тәҗрибәләрнең берсе “Вопросы питания” журналының 1нче санында (2011 ел) бирелгән язмада  (“Оценка влияния ГМО растительного происхождения на развитие потомства крыс в трех поколениях”) бәян ителә. Өч буын алышына, әмма ГМОлы ризык ашаган  күселәр гадәти рационда тотылганнарыннан берни белән  дә аерылмый. 

   Шикләнүчеләрне абруйлы орган – Бөтендөнья сәламәтлек  саклау оешмасы да (БМО) тынычландыра. БМО белдергәнчә, хәзерге вакытта халыкара базарга чыгарылган үзгәртелгән генлы продуктлар кеше сәламәтлегенә  куркыныч тудырмый һәм аның зарарлы булуын яисә аллергия китереп  чыгаруын раслаган бер генә фәнни мәгълүмат та юк. Сүз  уңаеннан,  Россия  галиме Александр Панчин да “Сумма биотехнологии” дигән китабында ГМО  турындагы  уйдырмаларга ышанмаска куша. Андый кайбер ашамлыклар, киресенчә, файдалы булырга да мөмкин, ди ул. Хәер, кемне тынычландырам соң әле! Безнең  халыкта кибетләрдәге продуктларга  караш асылда, үгез булмагае чурт булсын, балаларга   сөт  булсын, кебегрәк бит  инде. ГМО ни дә, шайтан ни, бары  бәясен генә карыйбыз. Генетика фәне күпләрне гомумән  кызыксындырмый. Шулай бервакыт мул гына өстәл артында  утырганда, менә монысыннан, әнә тегесеннән авыз итегез, чөнки барысы да ГМОсыз, дип әңгәмәне шушы юнәлешкә борып җибәрергә теләгән идем, бер табындашым, ризыкларга   күз  йөртеп алды  да, әтисенә туры  килгән ризыкка такы-токы чорны исенә төшерде. Моның Эзмәдә гомер иткән әтисе Әһлиулла егет  чагында, кич йөреп кайта да, тастымал белән капланган кәстрүлдәге ашны  чүмеч тыгып кына чөмерә башлый. Кич чыгып киткәнче ашаганнан да тәмлерәк тоела бу шулпа. Авызында нидер кетер-кетер килә. Сәерсенеп, шырпы сызып караса (Ильич лампалары юк  заман), аш өсте тулы кара таракан ди.   Дөрес, табындашыма ризык артында җирәндерә торган вакыйга турында сөйләгәне өчен эләкте инде. Җитмәсә, мин дә, кулыма карбыз  кисәге тотып, ГМОга бәйле мәзәкне искә төшердем. Генетиклар бәйгесе бара икән. Өченче урын кавын белән җир җиләге генын кушып, кавын хәтле җиләк  ясаган  фрунцузларга бирелә. Икенче урынны американнар  ала. Алар груша белән кыярны гибридлаштыралар. Беренче  урын, әлбәттә, урысларда. “Без карбызга таракан генын керттек,– диләр алар конференциядә.– Карбызны кисеп  җибәрәсең, төшләре үзеннән-үзе төрлесе төрле якка таралышып  бетә”.

Бу мәзәк тиктомалдан гына килеп  чыкмаган. Кемдер карбыз ашауда проблема да  күргән (культуралы табын өчен төше комачаулый). Димәк, иртәме-соңмы төшсез карбыз китереп чыгарачаклар. Кеше дигәнең һаман эзләнүдә, уйлап чыгаруда һәм дөньяны үзгәртүдә.  ГМО да – туктаусыз камиллеккә омтылу продукты. Вольтер әйтмешли, әгәр кызыксынучанлыгын йөгәнләсә, адәм заты әле дә ачык һавада  йоклар һәм  имән  чикләвеге белән тукланган булыр иде. Әйтик, генетиканың кече туганы булган селекция казанышлары нәтиҗәсендә культуралаштырылган үсемлекләр белән кыргыйлары арасында хәзер  җир белән күк  аермасы. Ә табигатьтә кыргый хәлдә беркайчан да очрамаган уникаль авыл хуҗалыгы культурасы кукуруздан башка Америкада терлекчелекне хәзер күз  алдына да китерә алмыйлар. Шуңа да карамастан, мәгълүмат чараларында ГМО белән бәйле шау-шу тынмый. Нишлисең кешеләр үзләренең натуралары белән  оптимистларга һәм  пессимистларга, реформаторларга һәм  консерваторларга бүленгән икән, димәк, мондый бәхәсләр дәвам итәчәк тә итәчәк. Шунысы кызык, дөньяда шикәр чиреннән дәваланучы 120 миллион артык кеше трансгеннарга ничек карый икән? Чөнки аларның гомерен озынайтучы инсулин   геннарны үзгәртү нәтиҗәсендә китереп чыгарылган препарат  бит.

Фәнил Мәүлетов.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить