Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    02.08.2017
    2 август - Һава флоты көне

    01.08.2017
    1-7 август- Бөтендөнья бала имезү атналыгы

    01.08.2017
    1 август - Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне

    30.07.2017
    30 июль - Бөтендөнья дуслык көне

    29.07.2017
    29 июль - Халыкара җәмгыяви-мәдәни төрлелекне яклау һәм дискриминацияга каршы көрәш көне

    28.07.2017
    28 июль - PR-белгечләре көне

    28.07.2017
    28 июль - Бөтендөнья гепатит белән көрәш көне

    24.07.2017
    24 июль - Кадастр инженерлары көне

    20.07.2017
    20 июль - Халыкара шахмат көне

    10.07.2017
    10 июль - Халыкара шоколад көне

    10.07.2017
    10 июль - Хәрби дан көне

    09.07.2017
    9 июль - Балыкчылар көне

    09.07.2017
    9 июль - Россия почтасы көне

    08.07.2017
    8 июль - Гаилә, сөю һәм тугрылык көне

    06.07.2017
    6 июль - Бөтендөнья үбешү көне

    26.06.2017
    26 июнь - Газаплау корбаннарына халыкара теләктәшлек көне

    25.06.2017
    25 июнь - Ураза гаете

    25.06.2017
    25 июнь - Наркотикларның канунсыз сатылуы һәм кулланылуына каршы халыкара көрәш көне

    24.06.2017
    24 июнь - Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара тол хатыннар хәлләрен истә тотуга багышланган көн

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара хезмәт көне

    22.06.2017
    22 июнь - Хәтер көне

    21.06.2017
    21 июнь - Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы кинология бүлекләре көне

    21.06.2017
    21 июнь - Бөтендөнья музыка көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара йога көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара скейтбординг көне

    20.06.2017
    23 июнь - Халыкара Олимпия көне

    20.06.2017
    20 июнь - Бөтендөньядагы качаклар көне

    10.06.2017
    10 июнь - мебель ясаучылар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара дуслар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара архивлар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара аккредитация көне

    08.06.2017
    8 июнь - Россиядә социаль хезмәткәрләр көне

    08.06.2017
    8 июнь - Бөтендөнья океаннар көне

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

    15.05.2017
    15 май - Халыкара гаилә көне

Яңа ел мәшәкатьләрен күмү мәшәкатьләре алыштырыр дип башларына да килмәгән

03.01.2017 18:11 | Новости Печать

Яңа ел мәшәкатьләрен күмү мәшәкатьләре алыштырыр дип башларына да килмәгән

Үлемне күз белән каш арасы кебек якын дип белми генә әйтмиләрдер...Әҗәл дигәнең кемне кайда сагалап тора бит. Тәкъдиреңә шулай язылган булса, ул синең  гаиләңә дә, эшеңә дә, яшеңә дә, карамый. Гомерең беткән булса, сине якыннарың да, нинди генә көчле медицина да алып кала алмый. Адәм баласы монда көчсез... Сабада яшәүче Зәйнуллиннар да күңелле Яңа ел мәшәкатьләрен күмү мәшәкатьләре алыштырыр дип башларына да китермәгәннәрдер. Халык мәш килеп Чыршы бәйрәмнәренә әзерләнеп йөргәндә, гаилә башлыгы Фәрит хатынсыз, ике бала әнисез кала...

  Рәзилә үзе Кукмара районы Сазтамак авылыннан,кечкенәдән ятимлек ачысын татыган –әбисе тәрбиясендә үскән. Чулпыч егете Фәрит белән 2006 елда өйләнешеп матур гаилә корганнар. Ипотекага фатир алганнар. Шигъри җанлы, иҗатка омтылучан Рәзилә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән, әле күптән түгел эшен алыштырган – балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә урнашкан. Фаҗиганең башы нәкъ шул коллектив каршында башланган да инде. Яңа ел кичәсе көнне (хәзер аны заманчалаштырып “корпоратив” дип атыйлар) бәйрәм барышында Рәзиләнең кисәк кәефе киткән, аны “Ашыгыч ярдәм” белән хастаханәгә алып киткәннәр. “Миңа хәбәр бирүгә, хастаханәгә тиз арада килеп җиттем, Рәзилә аңында түгел иде инде, мине янына кертмәделәр, төнге 1ләрдә җан бирде”, – дип искә ала Фәрит ул көннең шомлы вакыйгаларын. “Мондый бәйрәмнәрдә  моңарчы бик катнашканы юк иде, шуңадырмы, кичәне алып баручы буларак, бик дулкынланды, борчылды. Өстәвенә югары кан басымы белән интегә иде,  инсульт булган дигән фараз бар, хәзер экспертиза нәтиҗәләре  Казанда тикшерүдә, алар кайтмыйча берни дә әйтеп булмый. Алкоголь белән агуланган дигән имеш-мимешләр бөтенләй дөреслеккә туры килми, хатынымның исерткеч эчемлекләрне авызына да алганы булмады”, – дип дәвам итә Фәрит авыр сулап... “Алдагы көнне “Миңа акча күчкән”, дип шалтыратты эштән, аннары бергә кибетләргә чыгып тәм-томнар алдык. Мондый хәсрәт килер дип кайлардан башыбызга килсен?! Ышана алмыйм аның юклыгына. Каядыр киткән дә, менә менә кайтып керер төсле...

  Фәрит хәзер ике баласын аякка бастырасым бар дип нык, язмышына күндәм булырга тырыша. Чулпычта оныклары өчен өзелеп торучы әнисе, Сабада ярдәмгә  әзер бертуган апасы белән абыйсы бар. “Авыр вакытта бик күпләрнең ярдәмен, терәген тойдым. Үзем хезмәт куйган “Экопродукт” җәмгыятенә, ДЮСШ “Сабантуй”га, “Әллүки” балалар бакчасы, гимназия коллективларына, классташларга, туганнарга, Рәзиләнең Кукмара районы Байлангар авылындагы абыйсына, барлык дусларга бик рәхмәтлемен. Берсе дә мондый хәсрәт күрмәсен, беркем дә ялгызлык ачысын тоймасын, иминлектә яшәсеннәр иде” – ди ул. 

 


И.Ильфирова


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить