Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    26.06.2017
    26 июнь - Газаплау корбаннарына халыкара теләктәшлек көне

    25.06.2017
    25 июнь - Ураза гаете

    25.06.2017
    25 июнь - Наркотикларның канунсыз сатылуы һәм кулланылуына каршы халыкара көрәш көне

    24.06.2017
    24 июнь - Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара тол хатыннар хәлләрен истә тотуга багышланган көн

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара хезмәт көне

    22.06.2017
    22 июнь - Хәтер көне

    21.06.2017
    21 июнь - Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы кинология бүлекләре көне

    21.06.2017
    21 июнь - Бөтендөнья музыка көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара йога көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара скейтбординг көне

    20.06.2017
    23 июнь - Халыкара Олимпия көне

    20.06.2017
    20 июнь - Бөтендөньядагы качаклар көне

    10.06.2017
    10 июнь - мебель ясаучылар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара дуслар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара архивлар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара аккредитация көне

    08.06.2017
    8 июнь - Россиядә социаль хезмәткәрләр көне

    08.06.2017
    8 июнь - Бөтендөнья океаннар көне

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

    15.05.2017
    15 май - Халыкара гаилә көне

    14.05.2017
    14 май - Бөтенроссия урман утырту көне

    13.05.2017
    13 май - Кара диңгез флоты көне.

    12.05.2017
    12 май - Халыкара шәфкать туташы көне.

    12.05.2017
    12 май - Халыкара шәфкать туташы көне.

    10.05.2017
    10 май - Халыкара астрономия көне

    07.05.2017
    7 май - Россиядә Радио көне

    05.05.2017
    5 май - Халыкара инвалидлар хокуклары өчен керәшү көне.

    03.05.2017
    3 май - Бөтендөнья матбугат азатлыгы көне

    01.05.2017
    1 Май - Яз һәм хезмәт бәйрәме

    30.04.2017
    30 апрель - Бөтендөнья джаз көне

    29.04.2017
    29 апрель - Халыкара бию көне; Халыкара теләкләр көне

    28.04.2017
    28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне яклау көне

    15.04.2017
    15 апрель - Радиоэлектрон көрәш белгечләре көне

    15.04.2017
    15 апрель - Халыкара ветераннар көне

    15.04.2017
    15 апрель - Бөтендөнья сәнгать көне

12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне: "Безгә гаделлек эзләп киләләр"

12.01.2017 10:56 | Көн темасы Печать

12 гыйнвар - Прокуратура хезмәткәрләре көне: "Безгә гаделлек эзләп киләләр"

Россиядә прокуратура органнары барлыкка килүгә 12 гыйнварда 295 ел  тула. Алар бүген дә, моннан өч йөз ел элеккеге кебек, дәүләтне намуссыз, закон кысаларыннан чыгучы гражданнардан һәм кешеләрнең үзләрен дәүләтнең гаделсез­легеннән яклау бурычын үтиләр. Саба районы прокуратурасының да 80 еллык тарихы бар. Һөнәри бәйрәмебез көн­нәрендә без  озак еллар эшләгән, хокук саклау органнарының дәрәҗәсен күтәрү өчен зур көч куйган хезмәттәшләребезне  зур хөрмәт белән искә алабыз. Прокуратура законнарның үтәлеше сагында тора, җинаятьчелеккә каршы көрәштә барлык хо­кук сагында торучы органнарның эшчәнлеген көйли. Кешеләр  мөрәҗә­гать­ләре  белән эшләүгә зур игътибар бирелә. 

Әйтик, 2016 елда кеше һәм гражданнарның ирек­ләрен һәм хокукларын  саклау  өлкәсендә закон бозуларның  666 очрагы нәтиҗәләрен бетерү юнәлешендә эш  алып  барылды. Шул исәптән  хезмәт кануннары та­ләп­ләрен  үтәмәүнең  – 88, торакка бәйле закон­сызлыкларның – 88, кулланучылар­ хокуклары белән  исәпләш­мәүнең 66 факты ачыкланды. Кешеләр тиешле эш хакын ала  алмыйлар, торакка  хокуклары  чикләнә, сатып  алучы буларак зур суммаларда зыян   күрә икән, башка структураларда  яклау тапмаса,  ахыр чиктә прокуратурага    килә. 2016 елда 21 кеше  оешмада хезмәт хаклары  бирелмәгәч, прокуратурага  гариза   язды һәм аларга суд  аша 432 мең  сум  күләмендә акча түләттерелде.  Закон таләпләрен үтәмәүче 707 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Закон таләпләрен  бозарга  ярамаганлыгы турында 30 җитәкче   ки­сәтелде. Прокуратура  катнашуы  нәтиҗәсендә предприятиеләрдән 12 миллион сум   күләмендә салымнар, иминият кер­темнәре түләттерелде.

Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш тә безнең төп эшебез булып тора. Гомумән алганда, әлеге өлкәдә вәзгыять  тыныч һәм ул контрольдә тотыла. Ашыгыч хәбәрләр алынганы, террорчылыкка җирлек бирүче факторлар ачыкланганы, җинаять эшләре кузгатылганы юк. Коррупция юнәлешенә   килгәндә, муниципаль дәрәҗәдәге түрәләрнең, хокук саклау органнарында эшләү­челәрнең керемнәре һәм чыгымнары турындагы мәгълүматларның дөрес­леген тикшерү буенча җитди эш алып барылды. Эчке эшләр органнарында эшләп киткән кеше белән гражданлык-хокук килешүе  төзегәндә бу хакта аның элекке эш  урынына хәбәр итмәү факты ачыкланып, эш бирүче– безнең районда теркәлгән җәмгыять җитәкчесенә карата  административ эш   кузгатылды һәм ул 20 мең сум штрафка тартылды.

 Агымдагы  елда  да  зур булмаган шушы  коллектив тарафыннан  прокуратурага   йөкләнгән  җаваплы  бурычларны  тормышка  ашыру  буенча  максатчан эш  алып  барылачак.   Һөнәри бәйрәмебез  уңаеннан бар­лык  хезмәттәшләремә  эшләрендә зур  уңышлар, сәламәтлек, шәхси бәхет, үзләренә  тапшырылган  вази­фаларын намус  белән башкаруларын телим. Котлау сүзләрен район прокуратурасы  ветераннарына да   җиткерәсем  килә.

Зөфәр Абитов,

район прокуроры.


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить