Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    15.08.2017
    15 август - археолог көне

    02.08.2017
    2 август - Һава флоты көне

    01.08.2017
    1-7 август- Бөтендөнья бала имезү атналыгы

    01.08.2017
    1 август - Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне

    30.07.2017
    30 июль - Бөтендөнья дуслык көне

    29.07.2017
    29 июль - Халыкара җәмгыяви-мәдәни төрлелекне яклау һәм дискриминацияга каршы көрәш көне

    28.07.2017
    28 июль - PR-белгечләре көне

    28.07.2017
    28 июль - Бөтендөнья гепатит белән көрәш көне

    24.07.2017
    24 июль - Кадастр инженерлары көне

    20.07.2017
    20 июль - Халыкара шахмат көне

    10.07.2017
    10 июль - Халыкара шоколад көне

    10.07.2017
    10 июль - Хәрби дан көне

    09.07.2017
    9 июль - Балыкчылар көне

    09.07.2017
    9 июль - Россия почтасы көне

    08.07.2017
    8 июль - Гаилә, сөю һәм тугрылык көне

    06.07.2017
    6 июль - Бөтендөнья үбешү көне

    26.06.2017
    26 июнь - Газаплау корбаннарына халыкара теләктәшлек көне

    25.06.2017
    25 июнь - Ураза гаете

    25.06.2017
    25 июнь - Наркотикларның канунсыз сатылуы һәм кулланылуына каршы халыкара көрәш көне

    24.06.2017
    24 июнь - Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара тол хатыннар хәлләрен истә тотуга багышланган көн

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара хезмәт көне

    22.06.2017
    22 июнь - Хәтер көне

    21.06.2017
    21 июнь - Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы кинология бүлекләре көне

    21.06.2017
    21 июнь - Бөтендөнья музыка көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара йога көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара скейтбординг көне

    20.06.2017
    23 июнь - Халыкара Олимпия көне

    20.06.2017
    20 июнь - Бөтендөньядагы качаклар көне

    10.06.2017
    10 июнь - мебель ясаучылар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара дуслар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара архивлар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара аккредитация көне

    08.06.2017
    8 июнь - Россиядә социаль хезмәткәрләр көне

    08.06.2017
    8 июнь - Бөтендөнья океаннар көне

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

Балалары булганнарга пенсия арта

12.07.2017 12:18 | Новости Печать

Балалары булганнарга пенсия арта

Балалары булганнарга пенсия арта дигән хәбәр күпләрдә кызыксыну уятты. Пенсионерлар дәррәү документ җыярга тотынды. Бу хакта төгәл генә белеп бетермәүчеләр, өстәмә акча күп  балалыларга гына арта дип уйлаучылар да бар

Кемнәргә бирелә?

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәгендә аңлатуларынча, сүз 2015 елга кадәр пенсиягә чыккан, балалары булган хатын-кызлар турында бара. 2015 елдан соң лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләрен яңача исәпли башладылар. "Монда эш стажы, стажның коэффициенты, балларга зур басым ясала. Төгәлрәк аңлатканда, кешенең һәр ел хезмәт эшчәнлеге баллар, “еллык пенсия коэффициенты” белән билгеләнә", - диделәр. Баллар саны рәсми хезмәт хакына бәйле. Хезмәт хакы никадәр югары булса, баллар саны да шул рәвешчә артачак. Пенсиягә чыкканда җыелган баллар саны Россия Федерациясе хөкүмәте билгеләгән пенсия коэффицентына тапкырланачак һәм ел саен индексацияләнәчәк. Билгеле булганча, хатын-кызларга яшь ярымга кадәр баласын тәрбияләгән декрет яллары өчен баллар каралган. Беренче бала белән декрет ялында утырган өчен елына 1,8 балл, икенче балага елына 3,6 балл, өченчесенә һәм дүртенчесенә һәр ел өчен 5,4 балл өстәлә. Быел бер пенсия баллы 78 сум 58 тиен тора. 2015 елдан соң лаеклы ялга чыгучыларның пенсияләрен нәкъ менә шул яңа схема буенча исәпләделәр. Хәзер моны истә тотып, 2015 елга кадәр ялга чыкканнарның да пенсияләрен кабат исәпләттерергә була.

Кем өчен файдалы?

Декрет ялларын балларга әйләндерү һәркем өчен дә отышлы булмаска мөмкин, дип кисәтә пенсия бүлеге хезмәткәрләре. Декрет отпускы өчен баллар өстәлсә, эш стажы өчен коэффициент билгеләнә. Декрет ялларын  баллага әйләндерү стаж коэффициентын киметә, шуңа да кемнеңдер пенсиясе берничә йөз сумга, кемнекедер берничә тиенгә генә артырга мөмкин. Кыскасы, һәркем өчен пенсия эшләгән елларындагы хезмәт хакы, стажы, шәхси исәп-хисап күрсәткечләренә бәйле рәвештә билгеләнә. Вакытыннан алда пенсиягә чыгучыларга, тиешле еллар эшләгән өчен (выслуга лет) акча алучыларга бу файдага түгел, ди белгечләр. Ләкин борчылырга сәбәп юк, закон нигезендә кешегә отышлы булган пенсия түләнә. Шуңа да яңадан исәпләттергәннән соң, пенсиягез азрак килеп чыкты икән, гаризаны кире алып, алдагы сумманы калдыруны сорарга була.

Кайда? Ничек?

 Пенсия күпмегә артачагын тикшереп карау бик гади. Моның өчен балаларның туу турындагы таныклыкларын, үзеңнең паспортыңны, пенсия иминиятләштерү таныклыгын (СНИЛС) теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә алып килергә һәм гариза тапшырырга кирәк. Әлеге өлкәгә кагылышлы сорауларны пенсия бүлегенең “кайнар элемтә” телефоны - (843) 279-27-27 номеры аша, яки  www.pfrf.ruсайтында ачыкларга була. Пенсияне кабат кайчан исәпләттерсәң дә була. Шунысы да бар, киләсе айдан яңача исәпләнгән пенсия акчасын алырга теләүчеләр, документларны бу айның 25нче числосына кадәр тапшырырга тиешләр.

http://shahrikazan.com

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить