Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    15.08.2017
    15 август - археолог көне

    02.08.2017
    2 август - Һава флоты көне

    01.08.2017
    1-7 август- Бөтендөнья бала имезү атналыгы

    01.08.2017
    1 август - Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне

    30.07.2017
    30 июль - Бөтендөнья дуслык көне

    29.07.2017
    29 июль - Халыкара җәмгыяви-мәдәни төрлелекне яклау һәм дискриминацияга каршы көрәш көне

    28.07.2017
    28 июль - PR-белгечләре көне

    28.07.2017
    28 июль - Бөтендөнья гепатит белән көрәш көне

    24.07.2017
    24 июль - Кадастр инженерлары көне

    20.07.2017
    20 июль - Халыкара шахмат көне

    10.07.2017
    10 июль - Халыкара шоколад көне

    10.07.2017
    10 июль - Хәрби дан көне

    09.07.2017
    9 июль - Балыкчылар көне

    09.07.2017
    9 июль - Россия почтасы көне

    08.07.2017
    8 июль - Гаилә, сөю һәм тугрылык көне

    06.07.2017
    6 июль - Бөтендөнья үбешү көне

    26.06.2017
    26 июнь - Газаплау корбаннарына халыкара теләктәшлек көне

    25.06.2017
    25 июнь - Ураза гаете

    25.06.2017
    25 июнь - Наркотикларның канунсыз сатылуы һәм кулланылуына каршы халыкара көрәш көне

    24.06.2017
    24 июнь - Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара тол хатыннар хәлләрен истә тотуга багышланган көн

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара хезмәт көне

    22.06.2017
    22 июнь - Хәтер көне

    21.06.2017
    21 июнь - Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы кинология бүлекләре көне

    21.06.2017
    21 июнь - Бөтендөнья музыка көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара йога көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара скейтбординг көне

    20.06.2017
    23 июнь - Халыкара Олимпия көне

    20.06.2017
    20 июнь - Бөтендөньядагы качаклар көне

    10.06.2017
    10 июнь - мебель ясаучылар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара дуслар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара архивлар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара аккредитация көне

    08.06.2017
    8 июнь - Россиядә социаль хезмәткәрләр көне

    08.06.2017
    8 июнь - Бөтендөнья океаннар көне

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

Бакча җиләге – С витаминына иң бай җимешләрнең берсе [бакча җиләгенең файдасы]

17.07.2017 14:19 | Новости Печать

Бакча җиләге – С витаминына иң бай җимешләрнең берсе [бакча җиләгенең файдасы]

Җәйнең иң тәмле һәм көттереп килә торган вакыты җитте – урманда да, бакчада да җиләкләр пешә. Бакча җиләге (виктория) быел аеруча да күп. Сезонлы җимеш булгач, безгә бик тансык – рәхәтләнеп ашыйбыз. Ашап туеп, кайнатмалар ясагач, таныш-белешкә күчтәнәч итеп җибәргәч тә артып калган җиләкне нишләтергә белмәүчеләр шактыйдыр. Суыткычка куйган очракта да, җиләкнең сусыллыгын һәм хуш исен, күп дигәндә, ике-өч көн генә сакларга мөмкин, аннары инде ул бозыла башлаячак. Бүгенге сәхифәбездә бакча җиләгенең файдасы турында сөйләрбез һәм күп кенә бакчачыларны борчыган «Кая куярга инде бу җиләкне?» дигән сорауга җавап эзләрбез.

ФАЙДАЛЫ ДА, ЗЫЯНЛЫ ДА

Бакча җиләге – С витаминына иң бай җимешләрнең берсе, аның 100 граммында көнлек норма бар. Бу яктан ул бары тик карлыганнан гына калыша. Уртача зурлыктагы биш җиләктә С витамины зур бер әфлисунда булган кадәр. Бөер һәм сидек юллары авырулары белән интегүчеләргә сезон буена бакча җиләге ашарга киңәш итә табиблар, чөнки ул бәвел куу үзлегенә ия. Тик көнлек норма 400 граммнан да ким булмаска тиеш, дип аңлата алар. Гомумән, бөер авырулары булганда, бакча җиләгенең җимешләре генә түгел, тамыры да файдалы. Аларны төнәтеп эчү бөерләрнең эшчәнлеген яхшыртып җибәрә.

Бу җиләкнең бавырга да уңай тәэсире бар. Шуңа күрә дә бавыр авырулары булганда, бакча җиләге диетасы тотарга кушалар: бер атна буена көн саен 1,5 килограмм ашау файдалы.

Ревматизм авыруыннан интегүчеләрнең буыннарындагы сызлануларын да басарга сәләтле ул, чөнки составында салицил кислотасы бар. Шулай ук, азканлылык булганда, бакча җиләге организмны тимер белән тәэмин итәргә булыша.

Экзема, диатез, вак бетчәләр һәм яралар бар икән, җимешләрне төеп, шул урынга сылагыз – нәтиҗәсен тиз арада сизәрсез.

Бакча җиләге үзе дә, аның яфраклары да матдәләр алмашын һәм кан басымын нормальләштерә, йокысызлыктан булыша, атеросклероз һәм гипертония кебек авыруларны булдырмаска ярдәм итә.

Гомумән алганда, бакча җиләгенең кеше организмы өчен файдасы бик күп. Химик составында бик күп минераллар булганга күрә, ул организмны чистарта һәм картаю процессын акрынайта. Матдәләр алмашынуны тизләтүе белән, артык авырлыктан интегүчеләргә дә булыша.

Ә тагын бу төр җимешнең йод алмашу процессларына уңай тәэсире бар, шуңа күрә аны ЗОБ авыруларыннан дәваланучыларга файдалы продукция буларак тәкъдим итәләр.

Укып-ишетеп беләбез инде: тәмәке тартучыларда яман шеш авырулары бик күп тапкырларга ешрак очрый. Бу зыянлы гадәтне ташларга көчегез җитми икән, һичьюгы, җәй көне бакча җиләген ашап калыгыз – ул тәмәкедәге яман шеш булдырырга сәләтле начар матдәләрне юк итә.

Югарыда саналганнардан тыш, кан тамыры авыруларын, хәлсезлекне, грипп, ангина, стоматитны җиңәргә булыша, озак вакыт авырганнан соң, организмны тернәкләндерергә ярдәм итә. Бакча җиләгенең баш миенә булган уңай тәэсире һәм күз күрү сәләтен яхшыртуы да билгеле.

Тик җиләкнең зыяны да булырга мөмкин. Бу аны күпме ашауга бәйле. Бакча җиләге көчле аллерген санала, шуңа күрә табиблар бер яше тулмаган балаларга һәм аллергиядән интегүчеләргә җиләк ашаудан тыелырга тәкъдим итә. Аллергия исә түбәндәге симптомнар белән барлыкка килә: җиләкне ашап 10-15 минут вакыт узганнан соң, кайберәүләрнең эче авырта башлый, ул укшый, коса, эче сыеклана, тирли һәм башы әйләнә. Тәндә кычыткан чакканнан соң чыга торган кебек тимгелләр барлыкка килергә мөмкин. Шунысы кызык – кайберәүләрдә җиләкнең үзенә аллергия булса да, аннан ясалган кайнатма һәм компотлардан мондый реакция күзәтелми.

Аллергиядән интегүчеләргә бакча җиләген бик аз күләмдә генә яки әчкелтем сөт продуктлары белән бергә ашарга тәкъдим ителә. Болай эшләгәндә, зыяны булмас. Бакча җиләген ашказаны авырулы кешеләргә, гастриты, язвасы булганнарга ашамаска киңәш ителә, чөнки аның составындагы кислоталар авыруның көчәюенә китерә. Җиләк – бик тиз бозыла торган җимеш, шуңа күрә аның чери башлаганнарын ашаудан тыелырга кирәк, югыйсә агуланырга мөмкинсез.

ҖИЛӘК ДӘВАЛЫЙ

Тәмле дә, файдалы да дип, бакча җиләгенең җимешләре генә түгел, яфракларыннан ясалган төнәтмәләр турында да әйтеп була. Җәй көне урманга барып, файдалы үләннәр җыйган һәм кыш буе шуларны төнәтеп, организмын файдалы матдәләр белән баеткан кешеләрнең күңеленә файдалы үзлекләре белән бакча җиләге яфраклары да хуш килер. Ә чирен кыйммәтле дарулар ярдәмендә түгел, халык медицинасы белән дәвалау яклы булганнар өчен бакча җиләгеннән төнәтмәләр тәкъдим итәбез.

1) Эчәклекләр, сидек куыгы һәм бөерләр ялкынсынудан көн саен ике-өч стакан бакча җиләге чәе эчәргә киңәш ителә. Аны әзерләү өчен ике аш кашыгы киптерелгән җиләкне бер стакан кайнар суга салып төнәтергә кирәк.

2) Җиләкнең яфраклары исә подаградан (организмда матдәләр алмашыну бозылу аркасында барлыкка килә торган тире һәм буын авыртуы) булыша. Зур гына өем киптерелгән яки яңа өзелгән яфракларны ярты литр суда төнәтеп, өстен каплаган килеш 10 минут тирәсе ут өстендә кайнатып алырга. Ашар алдыннан 100 мл күләмендә эчәргә кирәк. Бу төнәтмәне суыткычта ике тәүлек буена сакларга мөмкин. Шушы ук эчемлек бөер авыруларыннан да файдалы.

3) Эчәклекләре белән кыенлыклар туган һәм эч сыекланудан интеккәннәр бер аш кашыгы киптерелгән бакча җиләге яфрагын бер стакан суга салып, 30 минут төнәтеп алсын. Бер утыруда эчеп бетерергә киңәш ителә.

4) Кышын гына түгел, җәй көннәрендә дә кайберәүләр тамагы шешеп интегә. Ангинаны һәм тамак ялкынсынуларын дәвалау өчен, термоска җиләкнең киптерелгән яфракларын һәм чәчәкләрен салып, өстенә бер стакан кайнар су өстәп, сәгать буе томалап торырга кирәк булыр. Соңрак, һәр ике-өч сәгать саен авызны, тамакны шушы төнәтмә белән чайкарга кушалар.

5) Шешенүләрдән һәм югары кан басымыннан җиләкнең киптерелгән яфракларын стаканга салып, чәй пешергән кебек пешереп эчү булыша. Тәм өчен бер кашык шикәр комы өстәсәгез дә була.

ЧИБӘР БУЛЫЙМ ДИСӘҢ…

Кешенең сәламәтлеген эчке органнарның халәте гына түгел, тән тиресенең нинди хәлдә булуы да күрсәтә. Аеруча хатын-кызлар бит тиресенә игътибарлырак булырга тырыша – җыерчыклар, бетчәләр, сипкелләр белән аяусыз көрәш алып баручылар аз түгел. Тик ни генә дисәң дә, кибеттә сатыла торган кыйммәтле кремнар һәм маскалар урынына табигый компонентлардан үз кулың белән ясаганга җитми инде. Тәнне дымландыра, йомшарта һәм чистарта, яшәртә, шулай ук сипкелләрдән арынырга ярдәм итә торган косметиканы җиләктән дә ясап була. Шуңа күрә, артып калган җиләкне кая куярга дип баш ваткан хуҗабикәләр аны матурлыкларын саклап калуда да куллана ала.

1) Берничә бакча җиләген төеп, барлыкка килгән ботканы биткә сыларга һәм 15-20 минут тотарга кирәк. Тирегез коры булса, бераз үсемлек мае да өстәгез.

2) Ике аш кашыгы төелгән җиләкне бер чәй кашыгы крем һәм бер чәй кашыгы бал белән болгатырга. Бу катнашманы бит тиресе коры булган кешеләр маска рәвешендә куллана ала. Биткә сылап ун минут тирәсе тотканнан соң, җылымса су белән юып алырга.

3) Ике аш кашыгы төелгән җиләкне бер аш кашыгы эремчек белән яхшылап болгатырга. Биткә калын катлам итеп сылап, 15-20 минутка калдырырга, соңрак юып төшерергә.

4) Бит тиресен дымландыра торган катнашманы түбәндәге схема буенча ясарга: бер йомырка сарысы+яңа пешкән җиләкләрне сыту юлы белән алынган бер аш кашыгы бакча җиләге согы+бер чәй кашыгы үсемлек мае+бераз ак ипи йомшагы. Яхшылап болгатып, биткә сөртергә һәм 15 минуттан соң юып төшерергә.

5) Бер стакан чәй гөмбәсе төнәтмәсенә дүрттән бер стакан төелгән җиләк салып, аны өч сәгатькә караңгы урынга куярга. Соңрак стаканнан җиләкнең ботка сыман өлешен сөзеп алып, биткә сыларга. Ярты сәгатьтән соң, стаканда калган төнәтмәгә манчып, мамык ярдәмендә сөртеп алырга, битне салкынча су белән юарга кирәк булыр. Бу – бит тиресендәге майлы ялтырауны бетерер һәм тирене чистартыр өчен.

6) Биттәге сипкелләрне, үлекле бетчәләрне бетерү өчен пешкән җиләкләрнең суын боз туңдыра торган формаларга сыгып, туңдыргычка куярга. Битне шушы боз белән көнгә ике мәртәбә җиңелчә генә ышкырга.

Җиләкле сый

ТӘМЛЕ ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ПИРОГ

Форсаттан файдаланып калырга кирәк – җиләк сезоны бер генә килә, ә менә көндәлек ризыклардан тыш, бакча җиләге белән әллә нинди десертлар да әзерләп була. Французларның яраткан пирогы – җиләкле галета, пешерергә дә җиңел, шул ук вакытта телеңне йотарлык тәмле дә. Аны бер мәртәбә әзерләп караган хуҗабикә, һичшиксез, икенче тапкыр да пешерәчәк.

Аны әзерләү өчен 200 грамм он, 100 грамм сөттән ясалган май, 7 аш кашыгы шикәр комы, 300 грамм бакча җиләге, 2 чәй кашыгы крахмал, 3 аш кашыгы су кирәк.

Шикәр комы белән онны бутаганнан соң, аңа угычтан уылган майны салып болгатабыз. Туңдыргычка куеп торган сап-салкын суны өстибез һәм камырны уа-уа шар рәвешенә китереп берләштерәбез, соңрак 20 минутка суыткычка куябыз. Суыткычтан алып җәйгәннән соң, өстенә крахмал сибәргә кирәк. Яхшылап юылган һәм икегә бүленгән җиләкләрне шул крахмал өстенә салып, өстенә шикәр комы сибәргә кирәк. Алга таба пирогның өсте ачык калырлык итеп, җиләкләрне камыр белән «төрәбез» һәм духовкада 180 градуста 40 минут пешереп алабыз.

ҖИЛӘКТӘН КАК

Өлкән яшьтәгеләрнең урман җиләгеннән һәм алмадан ясаган каклары кышкы салкын көннәрдә дә җәй тәмен тоярга ярдәм итә. Шушындый ук тәм-томны бакча җиләгеннән дә ясарга мөмкин. Әчкелтем тәме, хуш исе белән ул башка җимешләрдән ясалган каклардан һич тә калышмый.

Бу какны ясау өчен бер килограмм бакча җиләге, ярты лимон, 300 грамм шикәр комы, 1 стакан су, 2 чәй кашыгы үсемлек мае кирәк. Җиләкләрне яхшылап юганнан соң, сантиметр ярым диаметрлардагы шакмаклар белән турап, алюминийдан эшләнгән кәстрүлгә салып барыгыз. Лимонны икегә бүлеп, яртысының суын җиләк өстенә сыгарга һәм су салырга кирәк. Уртача ут өстендә су кайнап чыкканчы пешереп алыгыз. Соңрак сүрән утта тагын 10-12 минут тотарга киңәш ителә. Бу вакыт эчендә җиләкләр суын чыгарачак һәм изелә башлаячак, шулай да пешеп бетмәгән булачаклар әле. Ә менә кәстрүлдәге су кайнап бетә диярлек. Җиләкләр көймәсен өчен, аларны вакыт-вакыт болгатып алырга киңәш ителә. Шушы вакытта мичне 150 градус кайнарлыкта җылытырга кирәк. Ә кайнар җиләк массасын яхшылап төеп һәм болгатып, яки блендерда әйләндереп алганнан соң аны куеландырып җибәрү өчен, шикәр комы өстәгез. Шикәр комы тулысынча эреп беткәнчегә кадәр, 4 минут тирәсе, катнашманы бертуктаусыз болгатыгыз. Таба яки «противень» өстенә пергамент кәгазе җәеп, шуның өстен майларга кирәк булыр. Соңрак кәгазь өстенә сак кына итеп, нечкә агым белән җиләк катнашмасын салыгыз. Кашык ярдәмендә массаны тигез итеп бөтен кәгазь өслегенә җәегез. Аның калынлыгы бер сантиметрдан да артык булмаска тиеш. Калынлыгы никадәр азрак – как та шуның кадәр тизрәк кибәчәк. Духовканың ишеген ачып, шунда 4-6 сәгать буена кптерергә кирәк. Мичнең ишеген япсагыз, ул кипмәячәк, ә пешәчәк.

Сәхифәне Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

http://beznen.ru


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить