Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    15.08.2017
    15 август - археолог көне

    02.08.2017
    2 август - Һава флоты көне

    01.08.2017
    1-7 август- Бөтендөнья бала имезү атналыгы

    01.08.2017
    1 август - Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне

    30.07.2017
    30 июль - Бөтендөнья дуслык көне

    29.07.2017
    29 июль - Халыкара җәмгыяви-мәдәни төрлелекне яклау һәм дискриминацияга каршы көрәш көне

    28.07.2017
    28 июль - PR-белгечләре көне

    28.07.2017
    28 июль - Бөтендөнья гепатит белән көрәш көне

    24.07.2017
    24 июль - Кадастр инженерлары көне

    20.07.2017
    20 июль - Халыкара шахмат көне

    10.07.2017
    10 июль - Халыкара шоколад көне

    10.07.2017
    10 июль - Хәрби дан көне

    09.07.2017
    9 июль - Балыкчылар көне

    09.07.2017
    9 июль - Россия почтасы көне

    08.07.2017
    8 июль - Гаилә, сөю һәм тугрылык көне

    06.07.2017
    6 июль - Бөтендөнья үбешү көне

    26.06.2017
    26 июнь - Газаплау корбаннарына халыкара теләктәшлек көне

    25.06.2017
    25 июнь - Ураза гаете

    25.06.2017
    25 июнь - Наркотикларның канунсыз сатылуы һәм кулланылуына каршы халыкара көрәш көне

    24.06.2017
    24 июнь - Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара тол хатыннар хәлләрен истә тотуга багышланган көн

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара хезмәт көне

    22.06.2017
    22 июнь - Хәтер көне

    21.06.2017
    21 июнь - Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы кинология бүлекләре көне

    21.06.2017
    21 июнь - Бөтендөнья музыка көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара йога көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара скейтбординг көне

    20.06.2017
    23 июнь - Халыкара Олимпия көне

    20.06.2017
    20 июнь - Бөтендөньядагы качаклар көне

    10.06.2017
    10 июнь - мебель ясаучылар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара дуслар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара архивлар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара аккредитация көне

    08.06.2017
    8 июнь - Россиядә социаль хезмәткәрләр көне

    08.06.2017
    8 июнь - Бөтендөнья океаннар көне

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

Яңгыр дип эшнең тукталганы юк

07.09.2014 20:54 | Көн темасы Печать

Яңгыр дип эшнең  тукталганы юк

Табигать  игенчене  нык сыный. Булган муллыкны уңайлы гына җыйнап алырга да каршылыклар чыгып тора. Таң аткач та, тагын явамы икән, диеп тәрәзәдән тамчылар күзәтәбез. 

Корылыклы елда бер тамчысын күрергә тилмерсәк тә, иген язмышы хәл ителгәндә бераз борчу да тудыра. Әмма яңгыр ява дип кул кушырып утыру мөмкин түгел. Авыл хуҗалыгында һәркем хезмәттә. “Олыяз” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә барган көнне дә күк йөзен болыт каплаган иде. Шулай булса да, Галинур Вәесов “Ягуар” комбайнын иярләп терлекләргә яшел масса туратып төяргә чыккан. Тракторчы Илгиз Мәсгутов икенче рейс ясарга килгән. Галинур – Саба көллиятенең дүртенче курс студенты. Җәйге практикасын әлеге хуҗалыкта үткәрә. Өч курс тәмамлау дәверендә авыл хуҗалыгының төрле техникасында үзен сынап карарга өлгергән.

  – Беренче курста “Трансервис+” җәмгыятендә “МТЗ-1221”дә чәчү чәчтем, узган көздә җир сукаладым. Быел менә “Ягуар”да. Дәрестә алган белемнәрне эш белән ныгыткач нәтиҗәлерәк. Эшемнән канәгать, – ди Галинур. “Ягуар”ы да өр-яңа, кызыгып эшли торган. Яшь булса да яңа, куәтле техниканы ышанып тапшырганнар үзенә. Хуҗалыкта 3200 тонна сенаж салынган.  Урылган массаны туратып төяү эшен Галинур берүзе башкарган. Аның кебек Ильяс Хуҗиәхмәтов, Нурсил Галиевның да хезмәтен  көллият студентлары буларак мактап телгә алды идарәдәгеләр.  Ильяс “МТЗ-1221” тракторына тагылган агрегатын чәчүгә әзерли иде. Яңгыр тамчылары гына каршы чыгып тора үзенә. Яшел масса, салам ташуда да  үз өлешен керткән. Нурсил “Нью-Холлланд” тракторында  сенаж таптатуда хезмәт куйган.

 “Олыяз”ның чәчүлек мәй­даннары чагыштырмача күп түгел. Язгы культуралар  490 гектар мәйданда игелгән. Аның 290ын суктырып алганнар. 70 гектарлы арышның чыгышы гектарына – 20,7, 153 гектардагы арпаның – 28,9, 35 гектарлы борчакның – 19, 32 гектардагы солының – 29,7 центнер. Язгы бодай 45 гектар мәйданда чәчелгән. Әлегә бодай басуында уңыш җыйнауга керешелмәгән. Бу гектарлардагы иген уңышын җыйнау хуҗалыкның бер­дәнбер комбайнчысы “ДОН-1500”не иярләүче Фиргать Шәйхуллинга тапшырылган. Фиргать узган елгы уракта да “ДОН-1500”ләр арасында алдынгы урыннарга чыккан иде. Быел да өметле күренә. Көн аязып торганда 2 сентябрь көнне генә дә 748 центнер ашлык суктырып алган. Илшат Зиннәтов һәм  Илһам Рамазанов кырдан икмәкне ташуда өзеклек китерми, булсын гына. Ашлык амбарларга кайткан сәгатендә үк өлгермәгәннәреннән, чүп­ләреннән аерып алына.

  Кызганыч, көннең шатлыклысы да, хәсрәтлесе  дә була. Кызу урак өсте барган көннәрдә хуҗалык алдынгы, иң тырыш ме­ха­ни­заторларының берсен – Габ­­­­делбәр Фәһмиевны соң­­­­­гы юлга озаткан. Нинди техникага утырса да, эшен җиренә җиткереп башкара иде, дип сагынып искә алдылар механизаторны (авыр туфрагы җиңел булсын). Әтисенең хезмәтен улы Динар дәвам итә.

  Олыяз халкы инде бәрәңге алырга да керешкән. Авыл башындагы шәхси хуҗалыкта бәрәңге чүплиләр иде. Тезелеп киткән капчыклар саныннан мул булганга охшаган иде уңыш.

 Вакытлы-вакытсыз яуган яңгырлар эшне шактый тоткарласа да, урып-җыю хуҗалыкларда дәвам итә. 3 сентябрь көнне район буенча 13540 центнер ашлык суктырылган. Иң күп суктырылган мәйданнар “Туган як”,  “Юлбат”, “Алтын Саба”, “Тимершык”, “Мичән” хуҗа­лык­ларында. Бер гектарга алынган уңыш күләме буенча “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгы лидерлык итә. Гектарга – 29,7 центнер. Кырның бер ягында комбайннар ашлык суктырса, икенче читендә салам җыела, көзге чәчү башкарыла. 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


Добавить комментарий

Защитный код
Обновить