Календарь                             

ҺАВА ТОРЫШЫ                             

    15.08.2017
    15 август - археолог көне

    02.08.2017
    2 август - Һава флоты көне

    01.08.2017
    1-7 август- Бөтендөнья бала имезү атналыгы

    01.08.2017
    1 август - Беренче бөтендөнья сугышында һәлак булганнарны искә алу көне

    30.07.2017
    30 июль - Бөтендөнья дуслык көне

    29.07.2017
    29 июль - Халыкара җәмгыяви-мәдәни төрлелекне яклау һәм дискриминацияга каршы көрәш көне

    28.07.2017
    28 июль - PR-белгечләре көне

    28.07.2017
    28 июль - Бөтендөнья гепатит белән көрәш көне

    24.07.2017
    24 июль - Кадастр инженерлары көне

    20.07.2017
    20 июль - Халыкара шахмат көне

    10.07.2017
    10 июль - Халыкара шоколад көне

    10.07.2017
    10 июль - Хәрби дан көне

    09.07.2017
    9 июль - Балыкчылар көне

    09.07.2017
    9 июль - Россия почтасы көне

    08.07.2017
    8 июль - Гаилә, сөю һәм тугрылык көне

    06.07.2017
    6 июль - Бөтендөнья үбешү көне

    26.06.2017
    26 июнь - Газаплау корбаннарына халыкара теләктәшлек көне

    25.06.2017
    25 июнь - Ураза гаете

    25.06.2017
    25 июнь - Наркотикларның канунсыз сатылуы һәм кулланылуына каршы халыкара көрәш көне

    24.06.2017
    24 июнь - Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара тол хатыннар хәлләрен истә тотуга багышланган көн

    23.06.2017
    23 июнь - Халыкара хезмәт көне

    22.06.2017
    22 июнь - Хәтер көне

    21.06.2017
    21 июнь - Русия Федерациясенең эчке эшләр министрлыгы кинология бүлекләре көне

    21.06.2017
    21 июнь - Бөтендөнья музыка көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара йога көне

    21.06.2017
    21 июнь - Халыкара скейтбординг көне

    20.06.2017
    23 июнь - Халыкара Олимпия көне

    20.06.2017
    20 июнь - Бөтендөньядагы качаклар көне

    10.06.2017
    10 июнь - мебель ясаучылар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара дуслар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара архивлар көне

    09.06.2017
    9 июнь - Халыкара аккредитация көне

    08.06.2017
    8 июнь - Россиядә социаль хезмәткәрләр көне

    08.06.2017
    8 июнь - Бөтендөнья океаннар көне

    26.05.2017
    26 май - Россия эшмәкәрлеге көне

    25.05.2017
    26 май - Россиядә эретеп ябыштыручылар көне

    25.05.2017
    25 май - Соңгы кыңгырау көне

    24.05.2017
    24 май - Кадрлар бүлеге хезмәткәрләре көне

    24.05.2017
    24 май - Россиядә Кирилл һәм Мефодий көне, шулай ук Славян язуы һәм мәдәнияте көне буларак мәшһүр

    23.05.2017
    23 май - Бөтендөнья ташбакалар көне

    22.05.2017
    25 май - Филологлар көне

    22.05.2017
    25 май - Бөтендөнья калкансыман биз сәламәтлеге көне

    22.05.2017
    25 май - Халыкара югалган балалар көне

    22.05.2017
    22 май - Халыкара биологик төрлелек көне

    21.05.2017
    21 май - Халыкара космос көне

    21.05.2017
    21 май - Бөтендөнья диалог һәм үсеш өчен мәдәни төрлелек көне

    19.05.2017
    19 май - Татарстан матбугаты көне

    18.05.2017
    18 май - Халыкара музейлар көне

    17.05.2017
    17 май - Халыкара мәгълүмати җәмгыять көне

Өлкәннәр көне белән!

01.10.2014 10:31 | Көн темасы Печать

Өлкәннәр көне белән!

  Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Кадерле ветераннар!  Ихлас күңелдән сезне Өлкәннәр көне – зирәк акыллылык һәм игелеклелек бәйрәме белән тәбрик итәбез.

  Әлеге бәйрәм – буыннар бердәмлеге, еллар бәйләнеше символы, шулай ук Сезгә – әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, сугыш, хезмәт ветераннарына, өлкән яшьтәгеләргә шәһәр һәм районыбыз үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык намуслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре өчен җылы рәхмәт сүзләребезне ирештерү мөмкинлеге. Сезнең иңнәрегездә зур эшләр – Бөек Ватан сугышында җиңү, сугыштан соңгы елларда илебезнең куәтен һәм абруен торгызу буенча фидакарь хезмәт кую, балаларыгыз һәм оныкларыгызның киләчәге турында кайгырту ята. Еллар сезнең рух һәм көч-куәтегезне киметми. Күпләрегез бүген дә  актив җәмәгать эшчәнлеге белән кайнап яши, мәдәни һәм спорт чаралары оештыруда да катнашасыз, өлкән буын кешеләренең тормышын кызыклы, эчтәлекле, матур итәргә омтыласыз.

  Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, хезмәт коллективлары сугыш һәм хезмәт ветераннарына ярдәм итүдә барлык мөмкинлекләрдән дә файдаланырга тырышалар. Үзләренең элеккеге хезмәткәрләренә – бүген лаеклы ялга чыкканнарга кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтүче коллективлар  рәхмәт сүзләренә лаек!

  Озак еллар сәламәтлектә яшәргә язсын сезгә! Һәммәгезгә дә бәхет, иминлек, күтәренке күңел телибез! Янәшәгездә һәрвакыт сезне яраткан балалаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз булсын һәм өлкәннәргә карата игътибарлы, ихтирамлы булуны һәркем көндәлек бурычы итеп тойсын.

Саба  муниципаль районы  Советы һәм башкарма  комитеты.

Бәйрәм котлавы  

   Берләшкән  Милләтләр  Оешмасының Генераль  ассамблеясы 1 октябрьне  Халыкара өлкәннәр көне дип игълан иткәнгә дә 24 ел вакыт  узды. Шушы  көнне зурлап бәйрәм итү  районыбызда да матур гадәткә керде. Быелгы Халыкара өлкәннәр  көне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы  алдыннан билгеләп  үтелүе белән аеруча әһәмияткә ия. Өлкәннәребез –  сугыш еллары һәм  соңгы  авыр чор михнәтләрен үз тормышларында күргән ихтирамга лаек олпат затлар. Сез һәрвакыт кешеләргә гаделлек, намуслылык, җаваплылык һәм  ватанпәрвәрлек  үрнәге күрсәт­тегез. Шуның өчен  сезнең  алдыгызда  баш иябез. Батыр тормыш юлыгыз белән горурланабыз. Бүген дә республикабызның, районыбызның иҗтимагый тормышында  актив  катнашасыз, яшьләргә матур тормыш итү һәм хезмәт  үрнәге  күрсәтәсез.

Кадерле ветераннарыбыз! Районыбыз хакимияте безнең мәнфәгатьләр хакына шактый  гына  социаль яклау  чаралары   күрә.  Әмма аларның бары­бызның да лаеклы картлыгын тәэмин итәрдәй булмавын беләбез. Ил, республика, район җитәкчеләренең өлкәннәрнең тормышын яхшырту өчен мөмкинлекләр эзләвен хуплыйбыз, яшәү шартларының тагын  да яхшырачагына зур ышаныч белән  карыйбыз.

 Сезне  Халыкара  өлкәннәр көне белән ихлас  күңелдән  котлыйбыз, саулык-сәламәтлек,  көр күңеллелек, озын гомер, гаиләләрегезгә  тынычлык  телибез. Бәйрәм  белән  сезне,  хөрмәтле  ветераннар!

Район  ветераннар  советы.

 

 

 

 

 


Будь в курсе последних событий! Читай tatmedia.ru


комментарии  

 
0 #1 Вафин 12.10.2014 19:28
Можно ссылку на Фото?
Цитировать
 

Добавить комментарий

Защитный код
Обновить