Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Миңгәр авылында Шәүкәт Биктимеров музее

Миңгәр авылында Шәүкәт Биктимеров музее
  • Тасвирлама:

    Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров - СССРның халык артисты (1977), К.С.Станиславский исемендәге РСФСРның Дәүләт премиясе лауреаты (1979) һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1967).

  • Адресы:

    Миңгәр авылы, Тукай урамы, 29 йорт

Музейда Шәүкәт Биктимеров яшәгән төп йорттагы шәхси әйберләр урнаштырылган. Бүлмәдә китап киштәләре белән берлектә мини-сәхнә, «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге декорация өлешләре урнаштырылган, артистның костюмнары куелган. Күргәзмә-витриналарда артистның тормыш, иҗат юлын чагылдырылган шәхси әйберләре, фото, документлары урын алган. Шәүкәт аганың балачагы узган якты тәрәзәле авыл йорты, алсу төстәге кашагалы чаршау эленгән тимер башлы кровать, челтәр бизәкле урын япмасы, аның янәшәсендәге түгәрәк өстәл, шул чор балта осталары гына ясаган түгәрәк башлы агач урындык, дивардагы күкеле сәгать… Болар бар да Шәүкәт аганың балачагына алып кайта һәм танылган артистның аклык, яктылык мохитендә үскәнлеген тоясың...