Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

«Олимп» спорт мәктәбе

«Олимп» спорт мәктәбе
  • Тасвирлама:

    2000 елда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән Саба бистәсендәге Төзүчеләр урамындагы 2в йортта 12гә18 метр спорт залы булган бина ремонтлана, барлык кирәкле инвентарь сатып алына һәм әлеге мәктәпнең җитәкчесе итеп Хисамов Рифат Револь улы билгеләнә. Бу залда тхэквондо һәм нәфис гимнастика буенча укыту-тренировка дәресләре үткәрү мөмкинлеге туа.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 07:00 – 17:00

  • Телефон:
    • 8(843)-622-33-70
  • Адресы:

    Байлар Сабасы, Төзүчеләр урамы, 2В йорт

Хәзерге вакытта мәктәптә 16 спорт төре буенча 27 тренер-укытучы күнегүләр алып бара. Спорт көрәшләре бүлеге (көрәш, бокс, билбау көрәше, дзюдо, самбо, тхэквондо, ирекле көрәш, сумо); чаңгы , йөзү , командалы уен спорт төрләре бүлеге (гандбол, волейбол, футбол, мини-футбол, хоккей); тимераякта фигуралы шуу, автомобиль спорт (картинг); спортның адаптив төрләре бүлеге ( спорт төре буенча – чаңгы узышлары) эшли. Дәресләр Дирекция раслаган расписание буенча Байлар Саба шәһәр тибындагы поселогында: «Олимп» спорт мәктәбенең спорт залында (ш.т.п.Байлар Сабасы, Төзүчеләр ур., 2В йорт), «Олимп» стадионында; «Нарат» боз сараенда; «Саба» йөзү бассейнында; «Аргамак» картодромында; чаңгы базасында; «Спорт комплексы» муниципаль бюджет учреждениесе спорт залларында; «Алтын туп» универсаль спорт залында; «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә; «Яшьлек» яшьләр үзәге залында; Олы Шыңар, Югары Симет, Иске Икшермә, Шәмәрдән авылларындагы урта гомуми белем мәктәпләре базаларында үтә.