Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Сабадагы балалар сәнгать мәктәбе

Сабадагы балалар сәнгать мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белеем бирү муниципаль бюджет учреждениесен гамәлгә куючы Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башкарма комитеты. Учреждениедә ике бүлек: музыка һәм сәнгать бүлекләре эшли. Монда барлыгы 295 бала шөгыльләнә, 18 – укытучы белем бирә. Музыка бүлегендә түбәндәге белем бирү программалары буенча дәресләр алып барыла: фортепиано, баян, скрипка, вокал, хореография, рәсем.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 20:00

  • Телефон:
    • 8(843)-622-38-90
  • Адресы:

    ТР Саба районы, штб Байлар Сабасы, ул.З.Йосыпов урамы,32 йорт

Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе 1965 елда ТАССР Мәдәният министрлыгы инициативасы белән һәм Казан шәһәренең 4 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе ярдәмендә оеша. Мәктәпнең беренче директоры атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Кәшипов Марс Нәҗип улы була. Мәктәптә бу чорда балалар халык һәм фортепиано бүлегендә белем ала. 1981 елдан җитәкчесе - атказанган мәдәният хезмәткәре Сафиуллин Ильяс Ислам улы. Ул җитәкчелек иткән чорда мәктәптә скрипка, вокал, тынлы уен кораллары, рәсем сәнгате, хореография класслары ачыла. 1978 елда балалар музыка мәктәбе - балалар сәнгать мәктәбе статусын ала. 1984 елда Шәмәрдән бистәсендә ДШИНЫҢ Шәмәрдән филиалы ачыла. 1993 елда композиторлар Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе дип үзгәртелә. 2000 елда-2001 елда мәктәп белән Фатыйхова Раилә Габделгазиз кызы, 2001-2009 елларда Ильяс Ислам улы Сафиуллин, 2009-2017 еллар-Хафизова Чулпан Фәнис кызы җитәкчелек итте. 2017 елдан Саба мәктәбенә директор итеп Газизов Алмаз Зиннур улы билгеләнде.