Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы

Сабадагы спорткомплекс

Сабадагы спорткомплекс
  • Тасвирлама:

    «Спорт комплексы» Байлар САбасында 2002 елның декабрендә ачыла. Анда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Директоры ТРның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре - Хисамов Рифат Револь улы. Спорт комплексы эшчәнлегенең максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, гражданнарны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү; үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвешен булдыру.

  • Эш вакыты:

    Дүш-Җом 08:00 – 20:00

  • Телефон:
    • 8(843)622-47-44
  • Адресы:

    Байлар Сабасы, Мәктәп урамы, 31В йорт

Спорткомплекста тренажер залы, универсаль зал, уңайлы чишенү һәм душ бүлмәләре бар. «Олимп» урта мәктәбенең бокс, көрәш, дзюдо бүлеге тренировкалары спорт комплекс базасында үтә. Биредә ел әйләнәсе көрәш, бокс, самбо, волейбол һәм тхэквондо буенча республика һәм район турнирлары уза. «Спорт комплексы» МБУ районыбызда яшәүчеләрне һәм кунакларны бушлай тренажер залына спорт белән шөгыльләнергә чакыра!