Тимершык авылында яшәүче Хаҗинур Мөхәммәтнур улы Хантимеровка – 55 яшь
Кадерле әтиебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Әни белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, якыннарың янәшәсендә озын гомер кичерергә язсын сиңа.
Ир-егетнең асыл сыйфатларын
Җыйгансың син барын үзеңә.
Алып батыр төсле кыю атлап,
Менәсең син гомер үренә.
Сиңа карап сокланабыз һәрчак,
Күңелләрдә туа горурлык.
Рәхмәт Сиңа! Әле ярый син бар
Безгә үрнәк булып торырлык.
Сине яратып кызларың, кияүләрең, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Нет комментариев