Байлар Сабасында яшәүче Флера Шәех кызы Гатауллинага- 80 яшь
Кадерле әниебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең - зур юбилеең белән тәбрик итәбез. Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларың, онык-оныкчыкларыңнан игелек күреп мул һәм тыныч тормышта яшәвеңне телибез. Һәр көн сиңа яшәү куанычы алып килсен.
Һәрчак шатлык белән яшә,
Гомерләрнең сиңа олысы.
Юбилееңа тирән хөрмәт белән
Бездән, әни, йөрәк җылысы.
Иң изге теләкләр белән балаларың, кияүләрең, киленнәрең, онык-оныкчыкларың.

Нет комментариев