«Шытсу» җәмгыяте баш бухгалтеры Наилә Шамил кызы Хаҗиәхмәтовага
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Сиңа шатлыкның олысын, саулыкның ныгын, бәхетнең зурысын, тормышның мулын телибез. Алдагы гомер елларыңда да гаилә тигезлегендә якыннарыңның күңел җылысын тоеп, балаларыңның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын. Бергә-бергә тагын бик күп юбилейларны каршыларга язсын!
Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа,
Кояшларга тиңе гомернең.
Ихтирам белән хезмәттәшләрең.

Нет комментариев