Байлар Сабасында яшәүче Дания Хәкимҗан кызы Мөбарәкҗановага – 55 яшь

Кадерлебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән тәбрик итәбез! Алдагы көннәреңдә саулык-сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаилә иминлегендә, балалар ихтирамын, туганнар игътибарын тоеп, матур, бәхетле, бәрәкәтле, мул тормыш кичерүеңне телибез!
Гомерләрең берүк озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Кабул булсын барча теләгең!
Иң изге теләкләр белән апаң Гөлсинә, энең Дамир һәм аларның гаиләләре.

Нет комментариев