Тимершыкта яшәүче Минһаҗетдин Җамали улы Җамалиевка – 90 яшь

Кадерле дәү әтиебез! Сине чын күңелдән олуг юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа саулык-сәламәтлек, тыныч, имин көннәр, күңел тынычлыгы, иман байлыгы телибез! Безне сөендереп әле тагын озак еллар бәхетле картлык кичерергә язсын!
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтләрне әйтеп, газиз кешебез,
Баш иябез синең каршыңда!
Сине яратып, иң изге теләкләр белән оныкларың Гүзәл, Гөлфия, Рүзәл, Зәйнәп, Марсель, Алсу, Айнур гаиләләре, Айгөл.

Нет комментариев