ТИМЕРШЫКТА ЯШӘҮЧЕ ДАНИЯ ФӘНӘВИ КЫЗЫ ХАНТИМЕРОВАГА – 60 ЯШЬ

Әниебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Сиңа иң зур теләгебез- сау-сәламәт бул. Син өебезнең җылысы, тормышыбызның кояшы, олы җанлы, зирәк киңәшчебез. Барысы өчен дә мең рәхмәт сиңа! Алдагы гомер елларында да әтиебез белән тигезлектә, балалар шатлыгында, оныклар куанычында яшәргә язсын.
Сине яратып, әтиебез Шаһинур, әбиебез Гөлҗиһан, 4 балаң, кияү-киленнәрең, оныкларың.
ТИМЕРШЫКТА ЯШӘҮЧЕ ДАНИЯ ФӘНӘВИ КЫЗЫ ХАНТИМЕРОВАГА - 60 ЯШЬ
Кадерлебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән тәбриклибез. Сәламәт булып, күңел тынычлыгы, гаилә иминлегендә, абыебыз Шаһинур белән балаларыгызның игелеген күреп, күңел җылысын тоеп яшәргә язсын.
Алга әйдәп балкый, дәшә һаман
Өмет кояшының нурлары.
Сәламәтлек, яхшы кәеф белән
Каршыла син килер елларны.
Сине яратып Нурзия, Миннемулла-Минсәрия, Хаҗинур-Рушания, Галинур-Зәбидә һәм аларның балалары гаиләләре.

Нет комментариев