Сабабаш авылында яшәүче Рузия Ибраһим кызы Халиковага – 60 яшь

Кадерлебез!Ихлас күңелдән олуг юбилеең белән котлыйбыз! Теләкләребезнең иң мөһиме- киләчәгең дә иминлектә, сәламәт булып, бәхетле көннәрдә үтсен,гаилә тигезлегендә улыгыз Рөстәмнең игелеген күреп, оныкларыгызның шәфкатен һәм мәрхәмәтен тоеп яшәргә язсын. Бүтән борчу-хәсрәтләр килмәсен, тормыштан бәрәкәт китмәсен, әле озак еллар бергә- бергә аралашып, шатлыкларны уртаклашып озын гомер кичерергә Ходай насыйп итсен.
Гомер юлың озын-озак булсын
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Иң изге теләкләр белән абыең Исмәгыйль, Тәнирә апаң, Венера апаң, балаларыбыз Ирек-Лилия, Илсөяр-Булат, оныклар.

Нет комментариев