Пүкәл авылында яшәүче Наилә Шамил кызы Мәүлетовага – 60 яшь

Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән котлыйбыз! Киләчәк гомереңдә гадел хезмәтләреңнең игелеген күреп, балалар, оныклар бәхетенә сөенеп, тән сихәтлегендә, җан тынычлыгында, әтиебез белән гөрләшеп яшәргә язсын иде.
Әниебез!
Йөрәгеңдә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа,
Сәламәтлек, уңыш, шатлыклар!
Сине яратып, әтиебез Әгъзәм, балаларың Рафаиль-Алсу, Марат-Алия, Нияз-Гөлүсә, оныкларың Динар, Булат, Зөлфәт, Ансар, Айзат, кода-кодагыйларың, барлык туганнар.

Нет комментариев