2018 ЕЛНЫҢ 1 ГЫЙНВАРЫНДА САБА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ ҖИТӘКЧЕСЕ РАВИЛ МӨБАРӘК УЛЫ ГАСЫЙМОВНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

Хөрмәтле Равил Мөбарәкович! Әлеге зур һәм якты гомер бәйрәмегездә без сезгә ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Яңа ел бәйрәменә туры килгән Олы юбилеегызга мактаулы хезмәт юлы узып, җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә зур тормыш тәҗрибәсе туплап, районның инфраструктура, социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткән җитәкче булып киләсез. Төзелешкә һәм башка тармакларга кагылышлы проектларны, Федераль һәм республика программаларын тормышка ашыруда зур җаваплылык күрсәтеп, инвесторлар, заказчылар, подряд оешмалары белән ныклы элемтә оештыра алдыгыз. Хезмәтегезне хөрмәтләп Сезгә “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде. Нинди генә бурычны хәл итәргә алынсагыз да, аны зур төгәллек белән башкарып чыгасыз. Сез башкарма комитет белән җитәкчелек иткән чорда районның социаль-икътисади тормышында уңай якка зур үзгәрешләр күп булды. Югары оештыру сәләте, тәвәккәллек, әйткән сүзеңдә тору, буш вәгъдәләр бирмәү, хезмәт кешесенә хөрмәт, олыны-олы, кечене-кече итү – сезгә хас сыйфатлар. Сез гомерегезне хезмәткә, гаиләгезгә, якыннарыгызга багышлап, җиһанга бары игелек эшләр өчен генә яратылган кешедер. Тормыш киңлекләрен иңләгәндә хыял канатларын талдырмый, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдә ил таяныр көч була. Бу чыннан да шулай. Районыбыз оешмалары сезгә таяна, зур өметләр баглый, сабалылар матур эшләрегезгә, авылларыбызның елдан-ел төзекләнә баруына шатлана. Район файдасына эшчәнлегегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, иминлек һәм бәхет-шатлык телибез.
Ихтирам белән Саба муниципаль районы Советы
һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре.
Нет комментариев