Алан-Елгада яшәүче туганыбыз Халит Хәмит улы Гатиятуллинга – 60 яшь

Кадерле абыебыз! Сине юбилеең белән котлыйбыз! Шәфкатьле җаныңа сәламәтлек, игелекле йөрәгеңә ныклык, тигез тормышта балалар игелеген күреп, оныклар бәхетенә куанып яшәвеңне телибез.
Һәрчак шулай мәрхәмәтле булып,
Изгелекләр кылсын күңелең.
Туганнарның җан җылысын тоеп
Үтсен синең бөтен гомерең.
Иң изге теләкләр белән барлык туганнарың.
Нет комментариев