АРМАС БЕЛӘГЕ, ШӘФКАТЬЛЕ ЙӨРӘГЕ...
Бар җиһанда җәйнең иң юмарт, иң матур, иң мул ае – август! Әле күптән түгел генә чәчкәдә утырган агач- куаклар бүген безне мул уңышлары белән куандыралар. Шушы муллык белән якыннар, туганнарны, күршеләрне сыйлыйсы килә торган вакыт. Басулардан җыелган игеннәрне куреп шатланыр вакыт. Аллаһ Тәгаләнең кодрәте ай-һай киң!.. Шуңа да һаман саен бу җиһанны тоясы, аның саф һавасын сулыйсы, яшеннәрдәй яшьнәп яшисе килә…
Менә шушы табигатьнең ямьле бер чорында Мичәнбаш авылында нәкъ 55 ел элек Сара һәм Шәмсетдин Гәрәевлар гаиләсендә бишенче бала булып кыз бала дөньяга аваз сала. Аңа бик матур Гөлназ дип исем кушалар. Гөлназ, ягъни гөл кебек назлы, ягымлы, матур… Әниебезгә исемне әнә шулай җисеменә туры килерлек итеп сайлаганнар әби белән бабай. Нәкъ шулай булган да. Аның назлы карашы, ягымлы итеп сөйләшүе, күркәм холкы өчен без - якыннары гына түгел, авылдашлары да ярата. Менә 35 ел буе инде ул Эзмә фельдшер-акушерлык пунктына мөдирлек итә, бар тырышлыгын, гыйлемен авылдашларының сәламәтлеген кайгыртуга багышлый.
...Шәфкать туташы һөнәрен балачактан хыялланып, яратып сайлый әниебез. Әбиебез медпунктта санитарка булып эшләгәнлектән, медицина эшенең нечкәлекләрен кечкенәдән белеп, тоеп үсә ул. Кешеләрне дәвалыйсы килү теләге әнә шулай балачактан ук бөреләнә кыз күңелендә. Мәктәпне тәмамлагач, Казан медицина көллиятенә укырга керә. Студент елларында ук һәр эштә актив катнаша, яхшы укый. Уку йортын тәмамлап диплом ала. Эзмә авылына килен булып килгәч, фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт юлы башланып китә. Әниебез Эзмә, Иләбәр, Өтернәс авылларына хезмәт күрсәтә. Тормышыбызга бүгенге заман технологияләре әле үтеп кермәгән, күп җирдә юлсызлык проблемасы... Ә сайланган һөнәреңә хыянәт итәргә ярамый, кешеләр синең ярдәмне көтә! «Ул чагында онкология авырулары күп иде, туберкулез очраклары да булгалады. Хәлдән килгәнчә ярдәм иттек Соңгы елларда профилактик чараларны үткәреп, вакытында тикшертеп, тиешле чараларны күреп торгач, шөкер, яман чир очраклары кими төште. Моны да эшебезнең уңай нәтиҗәсе дип бәяләргә кирәк ди», - әниебез. Иләбәр авылында медпункт ачылгач әниебезнең эше бераз кими төште, әлбәттә. Шунысы сөендерә, безнең якларда туучылар саны кимеми, бәбиләр туып тора, авылыбыз яшәрә, димәк! Соңгы вакытларда медпунктка күбрәк кан басымы, йөрәк авырулары белән күп мөрәҗәгать итәләр икән. Әниебез андыйларны дару белән генә генә түгел, яхшы сүз белән дә дәвалый белә. Аңа гозер белән килгән һәркемне игътибар белән тыңлап, вакытында тиешле ярдәмен күрсәтә. Гомумән, үз эшен яхшы белүе, һәрвакыт камиллеккә омтылуы, кешелеклелеге, сөйкемлелеге, гадилеге белән авылдашлары арасында зур хөрмәт казанды ул.
Кадерле әниебез! Олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Синең янәшәңдә безгә тыныч, рәхәт, һәрчак бәйрәм синең белән. Бу дөньяда җылы оябыз, дәрәҗәбез, кадеребез бар икән, болар барысы да синең тырышлык, синең кылган догаларың, күңел җылың, тормышны ихлас сөюең белән төзелгәндер. Күңелең гаҗәеп нечкә, сизгер, нәзакәтле, киләчәктә дә мәңге сүнмәс кояшыбыз булып яшәргә Аллаһ насыйп итсен. Инде без — балаларың тормышта үз юлыбызны табып, гаиләләр корып яшәсәк тә, сез әти белән һаман без дип янып-көеп яшисез. Сезнең алда без баш иябез, бөтенесе өчен дә зур рәхмәтебезне әйтәбез. Иң матур теләкләр генә юллыйбыз - ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар, килер көннәрең куанычлы, туасы таңнарың өметле, гомерең озын булсын. Киләчәктә дә әти белән, без — балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сезгә!
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың , кияү-киленең һәм оныкларың.
Әниебез Гөлназ Шәмсетдин кызы Шәйхетдинованың яраткан хезмәтендә инде өч дистә елдан артык вакыт узган. Ул бүген дә шул авыл тормышы белән кайный, авылдашларының сәламәтлеге сагында аяусыз хезмәт итә.Ул оста хуҗабикә дә, кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк. Әтиебез Рәзит белән 5 оныкка яраткан әби белән бабай алар. Оныклары яратып әниебезгә «Гөләби» дип дәшәләр. Эш сөючән, төпле фикерле, олы җанлы әниебезне гомеребез буе кадерләп, тәмле чәйләрен эчеп, акыллы киңәшләрен тыңлап яшәсәк иде. Кешеләрдән ишеткән рәхмәт сүзләре шифалы кулларына көч, яраткан эшенә дәрт өстәсен!
Айназ Хаҗиева, Альмир Шәйхетдинов.
Эзмә авылында яшәүче Гөлназ Шәмсетдин кызы Шәйхетдиновага- 55 яшь
Кадерлебез! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомер, бәхетле тигез тормыш, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген, шәфкатен күреп, туганнарыгыз янәшәсендә уртак шатлыкларга, тормышка сөенеп яшәвегезне телибез.
Иң изге теләкләр белән Розалина апаңнар, Миләүшәләр, Лилия апаңнар гаиләләре.
Нет комментариев