Байлар Сабасында яшәүче Фәйзрахман Фәесхан улы Гариповка – 70 яшь тула

Кадерлебез!Сине олы юбилеең белән тәбрик итәбез! Сиңа озын гомер, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, сәламәтлек белән тигез, мул тормышта кайгы-хәсрәтсез яшәвеңне телибез.
Сикәлтәле гомер юлларыннан,
Парлап үттек иңне-иңгә куеп.
Шатлык-кайгыларны уртак итеп,
Бер-беребезгә терәк, кирәк булып.
Киң күңелле, ачык йөзле булдың
Күрше-күлән, дуска-туганга.
Бәрәкәтле гомер бирсен Ходай,
Картаям дип, һич тә моңайма.
Иң изге теләкләр белән улың, киленнәрең, оныкларың, барлык туганнар исеменнән тормыш иптәшең Разия.
Нет комментариев