Иләбәр авылында яшәүче Гадилә Нәкыйп кызы Сабитовага 11 февральдә – 55 яшь
Кадерле әниебез! Олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз!Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет-шатлыклар,көннәреңнең куанычлы булуын, әтиебез белән тигезлектә озын гомер кичерүеңне телибез.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә!
Иң изге теләкләр белән әтиебез,улларың, киленнәрең, оныкларың.
Нет комментариев