КЕЧЕ ШЫҢАР АВЫЛЫНДА ЯШӘҮЧЕ КАДЕРЛЕ ӘТИЕБЕЗ ХӘБИР ГАЙНАН УЛЫ ГАЙНАНОВКА - 85 ЯШЬ
Ихлас күңелебездән юбилеең белән котлыйбыз! Син - һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы йөрәкле. Тормыш юлың күпләргә үрнәк. Без сине хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен, сәламәт бул, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп бәхетле озын гомер кичерергә насыйп булсын!
Юбилееңда изге, матур хисләр
Күңелеңдә калсын уелып.
Тәбриклибез чын күңелдән
Барыбыз да бергә кушылып.
Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың.
Нет комментариев