Курсабаш авылында яшәүче Илшат Дәүләтша улы Мөбарәкшинга – 60 яшь

Кадерле әтиебез! Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең- дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз! Сиңа бездән бер генә теләк-саулык, ә тән сихәтлеге ул- озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелдәге илаһи нур тамчысы.Киләчәктә дә балаларың вә оныкларыңнан игелек,шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын!
Әниебез белән иңне-иңгә терәп,
Әле озак гомер итегез.
Безнең өчен иң кадерле, мөһим,
Тормышыбызның яме, нуры сез!
Иң изге теләкләр белән балаларың, киленең, оныкларың һәм безнең бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Нет комментариев