Оет авылында яшәүче кадерле кешебез-әниебез Равилә Рафик кызы Мөхәммәтгалиевага – 60яшь

Кадерле әниебез! Сине ихлас күңелдән матур юбилеең белән тәбриклибез! Нинди генә теләкләр теләсәк тә, аз булыр төсле сиңа. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен мең-мең рәхмәт сиңа! Әни! Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез! Һәрвакыт олы йөрәкле, киң күңелле, йортбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге булып, без-балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, хәерле озын гомер юлларын кичерергә язсын!
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Матур булып атсын таңнарың.
Рәхәт яшә,игелеге төшсен,
Син үстергән һәрбер балаңның.
Иң изге теләкләр белән сине яратып, балаларың Чулпан,Ленар-Алинә,Илһам-Айгөл,Алсу-Азат, оныкларың Ислам, Әмир, Камилә, Ясминә, Диләрә, Эмиль, Раяз. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев