Сабада яшәүче Шәрәфиевлар- Нурислам Миннеислам улына- 60 яшь һәм Мөнҗия Ахунҗан кызына- 55 яшь

Кадерле җизнәбез һәм апабыз! Гомер бәйрәмнәрегез белән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балалар, оныклар игелеге күреп, туганнарыгыз,якыннарыгыз янәшәсендә пар канатлы булып, бәхетле, тигез гомер кичерүегезне телибез.
Ходай биргән олы бүләк бит ул,
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын
Балкып торсын тормыш чәчкәгез!
Иң изге теләкләр белән сеңелләрегез Сәрия һәм Тәслимә гаиләләре.
Нет комментариев