Сәрдә авылында яшәүче Илдар Тимерхан улы Хөсәеновка 24 майда – 50 яшь

Кадерле әтиебез! Сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле, бәхетең гомерле булсын. Кайгы-хәсрәт күрми, авырмый озак гомер итүеңне телибез.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Насыйп итсен озак еллар
«Әти» -диеп дәшәргә.
Синнән матур үрнәк алып,
Синең кебек яшәргә.
Иң изге теләкләр белән әниебез Фәния, улың Данир, кызың Дания, киявең Искәндәр.
Фото: https://pixabay.com | laminaria-vest
Нет комментариев