Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әбиле-бабайлы балачак" бәйгесе

«Әбиле-бабайлы балачак» бәйгесе: Әскәров Ильяс

Мин дә үземнең әби-бабайларым турында язарга булдым. Рафис бабам һәм Флюзә әбием Теләче районының Казаклар авылында, Илһам бабам һәм Рәзилә әбием Сатыш авылында яшиләр.

         Алар безгә бик якын, кадерле кешеләр, үзләренең бар назларын, күңел җылыларын оныкларына бирүчеләр.

       Без әби-бабайлардан читтә торсак та, аларны онытмыйбыз, еш шалтыратып, хәлләрен белешеп торабыз. Һәрбер ял саен кунакка кайтырга тырышабыз. Әбиләр тәмле ризыклар пешереп безне сыйлый.

       Авылга кайткач мин дә әби-бабайларга булышам. Бабай белән көтү көткән, балыкка йөргән вакытларым, печән җыюлар, йөгерә-йөгерә бәрәңге чүпләгәннәрем матур хатирәләр булып һәрвакыт күңелемдә сакланыр.

       Әби-бабайларым, безгә - барлык оныкларына, үзләренең файдалы киңәшләрен бирә. Тәртипле, шәфкатьле, намуслы, сүз тыңлаучан балалар булсыннар дип тырышалар. Мин дә аларга озын гомер, саулык-сәламәтлек, тыныч картлык телим. Без аларны бик яратабыз, хөрмәт итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев