Булмас димә: «Гөмбә җыеп саташтым»
Татар халкы гөмбә җыеп ашаудан шүрләгән. Бер төн эчендә үсеп чыкканлыктан, гөмбәләрне җен-пәриләр белән бәйле дип уйлаганнар.
Быел гөмбәгә бер генә тапкыр барырга туры килсә дә, аны җыюның рәхәтлекләре әле дә онытылмый. Ә бит элек татар халкы урманның бу күчтәнәчен җыеп ашаудан шүрләгән. Бер төн эчендә үсеп чыкканлыктан, гөмбәләрне җен-пәриләр белән бәйле дип уйлаганнар. Кайчак моңа әле дә ышанасы килеп куя. Гөмбә җыю белән артык мавыгып, дөньясын оныткан кешеләрне адаштырырга-саташтырырга сәләтле кебек алар. Берсеннән-берсе матур эшләпәләре астына посып, мәкер корып утыра диярсең кайберләре.
Танышыбыз Тәзкирә дә шулар тозагына эләккән. Кода һәм кодагые белән җиңел машинага утырып, ерак урманга барган ул. Бер-берсен югалтмаска сүз куешып, агачлар куелыгына таралышканнар.
– Ак гөреҗдәләргә юлыктым бу юлы, – дип сөйли Тәзкирә. – Ылыс, яфрак катламнарының кабарып торган урыннарын ачып җибәрүем була, шикәр кебек ап-ак гөмбәләр табылып кына тора бит! Урман эченә таба шактый араны шулай мүкәләп узганмын. Ике кәрзинем, кирәк булса дип алган пакет-сумкам тулгач кына билне турайтып бастым. Анда да кире борылырга дип түгел, башымдагы яулыгымны салу өчен: яулыгыма да җыярга иде исәбем. Нәкъ шул мизгелдә, сискәндереп, шомлы җил исеп куймасынмы! Тирә-якта –шыбырдаган, кыштырдаган авазлар.
Айнып киткәндәй булдым, урман уртасында берьялгызым басып торам икән ләбаса! Кайтырга кирәк тизрәк! Әмма ары-бире сугылып, күпме генә йөрсәм дә, машина туктаган урынны таба гына алмыйм бит! Чын-чынлап куркуга калдым, җитмәсә, көн кичкә таба авышып, урман эченә эңгер-меңгер иңә башлады. Нинди ерткыч яки явыз ниятле кеше очрамас мондый урында! Җитмәсә, кесә телефонының да “зәрәдкә”се беткән. Кода-кодагыйларыма тамак ертып кычкыруларым да җавапсыз калды.
Үкереп елар чиккә җиткәч кенә, агачлар арасыннан баручы хатын-кызны шәйләп алдым. И-и, шунда сөенүләрем! Юлны сорыйм әле дип, янына ашыктым. Тик, салмак адымнар белән атлаган кебек тоелса да, аны һич куып тота алмадым. Барам-барам, ә икебезнең ара якынаймый. Караңгы төшсә, күздән югалтырмын дип куркудан атлый-йөгерә торгач, олы юлга килеп чыкканымны абайлап алдым.
Кода белән кодагый, бик борчылып, нишләргә дә белмичә, машина янында көтеп торалар иде. Аларга: “Әнә, теге хатын булмаса, адашып кала идем бит”, – дип күрсәтергә теләгән идем, карыйм – тирә-ягымда беркем юк! Ә кода белән кодагый: “Күзеңә күренгәндер синең, бер кеше дә үтмәде моннан”, – диделәр бертавыштан. Әллә урман алиһәсе булды микән ул хатын? Белмәссең...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев