Цифрлаштыру – коррупциягә киртә
Саба муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы һәм террорчылыкка каршы эш буенча ярдәмчесе Азат Илһам улы Хәлилов газета укучыларга цифрлы технологияләрнең ришвәтчелеккә каршы көрәш сәясәтенең мөһим өлешенә әверелүе турында сөйли.
Хәзерге көндә цифрлаштыру белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың. Заманча технологияләр һәр кеше өчен дәүләт структуралары эшчәнлеген ачык һәм аңлаешлы итеп, коррупция юлында да ышанычлы киртәгә әверелде. Бу – тормышыбызда бик мөһим алгарыш. Чөнки коррупция хәзерге заманның проблемасы булып кала бирә: ул илнең икътисадын какшата, тормыш сыйфатын начарайта һәм җәмгыятьнең хакимияткә булган ышанычын бетерә. Идарә итү процессларына заманча мәгълүмати технологияләрне кертү әлеге күренешкә нәтиҗәле җавап булып тора. Хезмәтләрнең электрон форматка күчүе шәхсән аралашу һәм төрле арадашчылар катнашу ихтыяҗын бөтенләй бетерә. Бу исә үз вәкаләтләреңнән арттырып файдалану яки ришвәт сорау мөмкинлекләрен тулысынча чикли. Кешеләр хәзер документларны өйдән чыкмыйча гына рәсмиләштерә ала, ә закон бозу очракларын махсус кушымталар яки онлайн-платформалар аша җиңел генә теркәп була. Ачык мәгълүматларны бастырып чыгару гражданнарга бюджет акчаларының тотылышын һәм дәүләт сатып алулары барышын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә, бу исә нәтиҗәле күзәтчелек механизмын булдыра. Процессларны автоматлаштыру һәм бурычларны үтәү вакытын катгый күзәтү вазифаи затларны дисциплинага өйрәтә, җаваплылык хисен арттыра. Нәтиҗәдә, карарлар тиз кабул ителә торган гадел система барлыкка килә, халыкның хакимияткә карата ышанычы арта.
Цифрлаштыру, законсыз гамәлләргә каршы көрәштә нәтиҗәле чара булып, тормышыбызны гаделрәк итә. Көндәлек мәсьәләләрне чишү өчен чиратларда вакыт уздырырга яки ниндидер “таныш-белешләр” эзләргә кирәкми. «Туган-тумачалык» әле дә булса проблемалар тудыра, ләкин электрон форматка күчү моңа ныклы киртә куя. Дәүләт хезмәтләре порталы һәм мобиль сервислар кирәкле документларны турыдан-туры аралашусыз гына алырга мөмкинлек бирә.
Хәзерге көндә һәркем хакимият органнары эшчәнлеген күзәтүдә актив катнаша ала. Мисал өчен, “Халык контроле” кебек кушымталар канун бозулар турында шунда ук хәбәр итәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, быел гына әлеге мәгълүмат системасына районыбыздан 27 заявка кабул ителгән һәм күбесе уңай хәл ителгән. Дәүләт хезмәтләре" порталының кире элемтә платформасына 25 хәбәр урнаштырылган. Күпчелек пациентлар (якынча 82 процент) дәүләт хезмәте порталында чиратка язылып, поликлиникага билгеләнгән вакытка килә, вакытын табибның ишек төбендә исраф итми. Район сайтында, “ВКонтакте” социаль челтәрендә һәм Mакс мессенджерында бирелгән мәгълүмат халыкның хәбәрдарлыгын арттыра һәм мөһим фактларны яшереп калуны кыенлаштыра. Тендерлар, бюджетлар һәм хакимият карарлары турындагы белешмәләр рәсми ресурсларда һәркем өчен ачык, бу исә дөреслекне яшерергә тырышу омтылышларын тулысынча юкка чыгара. Кемнеңдер проблемасын хәл итү өчен, цифрлаштыру инструментларына, каршыңдагы компьютерга ришвәт тәкъдим итеп булмый.
Шулай итеп, цифрлаштыру – коррупциягә каршы көрәш сәясәтенең төп нигезе. Ул нәтиҗәле һәм ачык дәүләт идарәсе системасын булдырырга ярдәм итә. Компьютер экранындагы алгоритм яки ачык платформа ришвәт алырга теләгән кешегә караганда намуслырак. Технологияләрне киң күләмдә кертү коррупция куркынычларын сизелерлек киметәчәк, вазыйфаи затларның җаваплылыгын арттырачак һәм дәүләт хезмәтләренең югары сыйфатын тәэмин итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев