Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Җәмгыять

Ике карар – туксан мең штраф

Суд залыннан

2026 елның 24 маенда, 16 сәгать 25 минутта  ГАИ инспекторы Байлар Сабаның Завод урамында «Лада 210740” автомобиле белән идарә иткән йөртүчене туктата. 1953 елгы Н.Ганиевтан алкоголь исе килә, исереклек билгеләре күренә. Алкотектор аның организмында  этил спиртының 0,293 миллиграм/литр концентрациясе булуын ачыкланды. Шуның белән бәйле рәвештә аңа карата акт төзелә, йөртүче тикшерү нәтиҗәләре белән килешүе турында үз кулы белән имза куя.

Шунысы гыйбрәтле: әлеге  вакыйганың күңелсез дәвамы икенче көнне дә була. Ягъни 25 майда иртәнге 07:28 сәгатьтә таныш  номерлы «Лада 210740” автомобиле Мәртен белән Байлар Сабасы арасындагы басу юлында кабат юл-патруль хезмәте инспекторының игътибарын җәлеп итә. Тагын туктату һәм тикшерү. Бу юлы ул  сулап чыгарган һавада алкоголь микъдары 0,291 промилле тәшкил итә. Күңелсез күрсәткеч  үзгәрмәгән диярлек. Йөртүче автомобиле белән идарә итүдән читләштерелә.

Н.Ганиевка карата кузгатылган административ эш җәмәгать судьясы тарафыннан ике эпизод буенча да аерым каралды. Н.Ганиев үзенең кылган гамәлләрендә гаепле булуын таныды. Исерек килеш руль артына утырган өчен 45 мең сум штраф һәм 1,5-2 ел срокка транспорт белән идарә итү таныклыгыннан мәхрүм итү каралган. Нәтиҗәдә бер тәүлек эчендә ике тапкыр аек булмаган хәлдә машина йөрткән Ганиевка хәзер ике суд карары буенча җәза чараларын бергә кушканнан соң 90 мең сум штраф түләргә һәм праваны кабаттан 3 ел үткәннән соң алырга туры киләчәк.

Раилә Вахитова,

жәмәгать судьясы ярдәмчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев