Күңелле дә, чыгымлы да син, август!
Җәмгыять

Күңелле дә, чыгымлы да син, август!

Мәктәпләрдә укулар башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Мәктәп яшендәге баласы булган әти-әниләр өчен август бик чыгымлы да, күңелле дә мәшәкатьләргә бай ай.

Август аенда гаилә бюджетында “кризис” килеп чыкмасын өчен, әти-әниләр еш кына хәстәрлекне алдан күрә башлыйлар. Быел гаиләләрдә 1 сентябрьгә әзерлек эшләре ничек  бара, әти-әниләрне кибетләрдәге бәяләр куркытмыймы? Шулар хакында кызыксынып, балалар кием-салымнары, уку әсбаплары белән сату итүче берничә сәүдә ноктасында булдык. Кайсы гына сәүдә үзәгенә  керсәң дә, баласына кием-салым, уку әсбаплары  барлап йөрүче әти-әниләрне очратырга була. Уку өчен кием-салымнар  белән сату итүче кибетләрдәге чиратны күргәннән соң  хәстәрлекнең төп өлеше нәкъ менә  август аена кала  икәнлеген чамалыйсың. Әти-әниләр моны балалары  күзгә күренеп үсүен, шуңа да алдан алып куюның отышлы түгеллеге белән аңлаталар. 

“Мәктәп укучыларына формалар, кирәк-яраклар  сату белән 19 ел шөгыльләнәм. Сатып алучылар да  елдан-ел сыйфатлы, яхшы фирмадан булган киемнәргә өстенлек бирә. Әлбәттә, яхшы товарның бәясе дә арзан булмый. Июль аеның  20ләреннән соң  ныклап  сатып-алу башлана, август ае   буе дәвам итә.   Сарафан 200 сумга, малайлар костюм-чалбары 300 сумга гына кыйммәтләнде. Бәяләрнең һәр кесәгә бата торганнары бар», – дип таныштырды  сәүдә  ноктасы хуҗасы Илдус Идрисов.

 Тимершыктан килгән Ләйсән Исакаеваны да биредә улларына мәктәп формасын сайлаган вакытта очраттык. Ул кече яшьтән үк балаларын үзе тегеп, бәйләп киендерергә өйрәнгән хуҗабикә.

”Сәмир улым – VI, Данияр IV сыйныфка укырга бара.  Ел саен киемнәрне  биредәге сәүдә ноктасыннан сатып алабыз.  Бик яратып киләбез. Узган ел икесенә  дә пиджакларны бераз  зуррак итеп  алган идек. Бик сыйфатлы, ел буе кисәләр дә, яхшы сакландылар, алдагы уку елында да шуларны киячәкләр. Шуңа чалбарлар гына алачакбыз. Әйберләрне нинди бәядән аласың бит инде.  Мин һәрвакыт сыйфатлы киемнәргә өстенлек бирәм.  Бер баланы мәктәпкә әзерләү уку әсбапларыннан башка гына   якынча 15 меңгә төшә. Аяк киемнәре дә, күлмәкләрне дә берничәне әзерләп куябыз.  Аяк  киемнәрен интернет кибетләрдән сайлауны кулайрак күрәм”, –ди әни кеше.

Фото: Фәридә Вилданова
Фото: Фәридә Вилданова

 Август ае  рухи яктан да, матди яктан да әзер булуны сорый.   Күпбалалы гаиләләр өчен бигрәк тә.  Уку кирәк-яраклары арасында иң кыйммәтлесе, әлбәттә, мәктәп формасы. Сүз дә юк, һәр җитештерүченең үз бәясе, товарның сыйфатына карап аның үсүе дә билгеле.  Без булган сәүдә ноктасында малайлар өчен костюм-чалбарның  сыйфаты белән танылган билгеле фирманыкы 6300-8900 сум, башка җитештерүченеке 2900-3200 сум тора. Кызлар өчен сарафан – 3300, жилет - 2500, итәк  (шакмаклы ) – 2200, көрән төстәге итәк 1800 сумга тәкъдим ителә.  

 Шулай ук биредән малайлар өчен күлмәкләрне 600-1500 сумга кадәр, блузкаларны 1200-1600, физкультура өчен футболкаларны 300-650, спорт киемен 1000-2600, гастукны–300, мәктәп сумкасын 1200-1600, ак колготкины 200-350 сумга алырга  була.  Әле бу мәктәп  өчен кирәк-яракларның бер өлеше генә, шуларга уку әсбаплары да өстәлә. Район үзәгендәге кибетләрдә уку өчен кирәк-яракларның   уртача бәяләре түбәндәгечә: - Дәфтәрләр (12 битле) – 10 сумнан башлап;

  • - ручка –18-59 сум;
  • - рәсем дәфтәре  (40 битле)  – 90 сум;
  • -төсле карандаш – 70-152 сум;
  • - пенал –160 сум;
  • - төсле кәгазь –54 сум;
  • - төсле картон –75 сум;
  • - карандаш – 10-12сум;
  • - дәфтәр тышы  (10 данә) – 60 сум;
  • - хезмәт дәресләре өчен махсус папка –260 сум;
  • - бетергеч –21-38 сум;
  • - очлагыч  – 35-70 сум. 

 «Гаиләдә дүрт бала үстерәбез. Сәминә – IX, Сәмирә – VII, Нур лан – II сыйныфка укырга бара, 1 яшьлек Нурханыбыз балалар бакчасына әзерләнә.   Мәктәпкә  тулысынча әзер диеп әйтә алмыйбыз әле. Әлегә концтоварлар алмадык, кием-салымнарны барлап куйдык. Кызларның узган ел алган  формалары яхшы хәлдә. Нурлан бераз үсеп киткән, аңа яңаны алдык. Өч баланы берьюлы әзерләгәндә, әлбәттә, кесәгә нык суга. Шуңа күрә әкренләп башта берсенә, аннары икенчесенә туплый торабыз.   Өч балага өчәр аяк киемен алуны күпмерәккә төшәсен күз алдына китерегез. Дөресен әйтим, барысы ничә сумга чыкканын чутлаганым юк”, – ди Сабадан Руфия Әһлиуллина.

   

​   Мәктәпкә кирәк-яраклар алына торган вакыт   ​
Мәктәпкә кирәк-яраклар алыр вакыт

 


Нет комментариев