Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әниемнең иң бәхетле көне" бәйгесе

«Әниемнең иң бәхетле көне»

Диана Петрова да үзенең әнисенең бәхетле көнен чагылдырган эшне безгә юллаган.

Әгәр син әни булу бәхетенә ирешкәнсең икән, димәк, син Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур бүләкләрнең берсен алгансың. "Әни" диеп эндәшә алу нинди бәхет бит ул. Мин дә сезгә үземнең әнием - Гөлүсә Петрова турында язасым килә. Аның иң бәхетле көне, мөгаен, беренче тапкыр табибларның "сез әни булдыгыз" дигән көне булгандыр, гәрчә баласын кулына алып ярата алмаса да. Ә бәлки табибларның балагызның хәле "стабильно тяжело, но это уже хорошо" диюләредер. Юк, юк, ул көн баласының беренче тапкыр аппаратсыз сулый башлавыдыр. Эх, ялгыштым ла, ул көн, мөгаен, минем беренче адымнарымны ясаган көннәр булгандыр яисә беренче тапкыр “Әни” диюем, ә бәлки кызының “Әни, син бүген әшәке әни әле, ачуланасың безне” дип, олыларча ачуланган көндер. Ә бәлки шушы фотосурәттәге шикелле әниләрең, әбиләрең, балаларың синең янәшәңдә икәнен тоеп яшәүдер. Ләкин нәрсәгә генә карамастан, әниемнең әни булып яши торган чоры яңа гына башланып китте, шуңа күрә аның иң бәхетле көннәре әле алда, Аллаһ насыйп итсә.    

Диана Петрова .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев