Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Әниемнең иң бәхетле көне" бәйгесе

Игътибар, конкурс: “Әниемнең иң бәхетле көне”

Дуслар, тиздән иң матур, якты бәйрәм – Әниләр көне якынлаша!

Шул уңайдан, “Саба таңнары” битләрендә кадерле кешеләребезгә багышлап махсус бәйге игълан итәбез. Конкурсыбызның исеме -  “Әниемнең иң бәхетле көне” дип атала.

 Конкурс шартлары гади: әниегезнең иң бәхетле көнен чагылдырган фото һәм шул фотодагы күренеш турында кыска гына комментарий язып безгә (sabatannar@rambler.ru почтасына) юлларга кирәк булачак. (Фотода әниегезнең туй көне дә, бәби сөйгән чагы да, улын армиядән каршы алган мизгел дә булырга мөмкин, анысы сезнең фантзиядән тора).

 Шулай итеп, сездән тиз арада кадерле кешегез- әниегезнең иң бәхетле чагы тасфирланган эчтәлекле һәм сыйфатлы фотолар көтеп калабыз.

 Җиңүчеләр җирәбә белән билгеләнәчәк һәм  газетабызның 2024 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу  белән бүләкләнәчәк.

Фотолар 2023 елның 22 ноябренә кадәр кабул ителә. Шулай итеп, башладык!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев