Игътибар, игътибар! Саба районы мөхтәсибәте Коръән уку бәйгесе игълан итә
Ул төрле яшьтәге Коръәнне яттан яки китаптан матур һәм дөрес итеп укый белүчеләр арасында үткәрелә.
Бәйгедә 5 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
Коръән укучылар бәйгесе өч яшь төркеменә бүлүне күздә тота:
- 5 яшьтән 8 яшькә кадәр,
- 9 яшьтән 12 яшькә кадәр.
- 13 яшьтән 16 яшькә кадәр. Һәр төркемдә өч призлы урын каралган.
Гаризалар 4 нче апрельгә кадәр кабул ителә.
Үткәрү урыны һәм вакыты: Байлар Сабасы, Узәк мәчет. 09.00 сәгатьтә.
Катнашучыларны 08.00 сэг. теркәү башлана.
Элемтә һәм бәйгегә язылу өчен телефон: +7 (958) 628 04 66.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев