Син дә «Дагыстан - без синең белән» челленджена кушыл...
Дагыстан-без синең белән!
2026 елның апрель су ае дагыстанлыларга зур югалтулар алып килде, халкы өчен җитди сынау булды. Республикага килгән көчле су басу тау-тигезлек авылларына күп зыян салды, су басу күп кайгы китерде.
Йөзләрчә йортлар су астында калган, юллар юылган, торак пунктлар арасындагы элемтә бозылган. Кешеләр мал-мөлкәтеннән, уңышыннан, гадәттәге яшәү рәвешеннән мәхрүм калдылар. Табигать стихиясе кешеләрнең җир-мөлкәтләренә югалтулар алып килде һәм республикага зур сынау китерде.
Фаҗиганең беренче сәгатьләреннән үк Кавказ халкының төп законы — туганлык законы эшли башлады. Күршеләр күршеләргә ярдәм итте, туганнары ярдәмгә ашыкты, җирле халык үз автомобильләрендә су басу зоналарыннан кешеләрне чыгарды. Коткаручылар һәм ашыгыч хезмәтләр стихия белән көрәшкән арада, дагыстанлылар гаять зур оешканлык һәм батырлык күрсәтте, үз гаиләләрен генә түгел, ә янәшәдә булганнарны да коткарды.
Шул уңайдан, Татарстан халкы да, Дагыстан халкына гуманитар ярдәм җыю эшенә кереште.
Бу чарада, мөселман кардәшләребезгә ярдәм итү максатыннан, безнең районыбыз Саба җәмигъ мәчете дә кушылды.
– 10 апрель көнне Җомга намазыннан соң (12.30-13.00 сәгатьләрдә) Саба Җәмигъ мәчетендә Дагыстан халкына ярдәм кулы сузу нияте белән пылау сату оештырыла.
– Бер порция 150 сум.
Бар җыелган акча бүгенге көндә авыр хәлдә калган Дагыстан халкына җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев