Алсу Фазлыева рецепты: Ял көненә файдалы тәм-том
Алсу Фазлыева инстаграм битендә шәп рецептлар белән шатландыра. Җырчының менә бу тәм-томын да ясап карыйбызмы?
Кирәк:
Алма, кара җимеш, әстерхан чикләвеге, корица.
Әзерләү:
Алманың эчен кисеп алабыз. Чикләвек белән җимешне вакылап алмага тутырабыз. Алмаларны 15-20 минутка алдан ук җылытылган духовкага тыгасыз. Зур алмаларны бераз күбрәк тотарга кирәк булачак – 30 минут дигәндә пешеп чыгачак. Әчкелтем алма алмагыз, бераз бал салырга да була.
Фото: скриншот инстаграм
Чыганак: idel-tat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев