Духовкада скумбрия балыгы белән бәрәңге пешерәбез
Аш-су блогеры Илүзә Хөснетдинова әтисе пешергән скумбрия белән бәрәңге рецепты белән бүлешкән.
Моның өчен 2 скумбрия балыгы һәм 1 кг чамасы бәрәңге, 2 суган, 1 кишер, 250 грамм кибет каймагы, 3 аш кашыгы үсемлек мае, 3 аш кашыгы соя соусы, 2 аш кашыгы лимон согы, 1 бал кашыгы кориандр тәмләткече, чама белән тоз һәм борыч кирәк була.
Беренче эш итеп суган белән кишерне кыздырырга һәм каймак белән болгатырга.
Аннары балыкны чистартырга, сөякләрен, башын-койрыгын алырга.
Табаны майларга, юка телемләп киселгән бәрәңге тезәргә, аның өстенә кишер һәм суган катнашмасын, аннары балыкны куярга. Скумбрияне үсемлек мае, соя соусы, лимон согы, корианд салынган катнашма белән майларга.
Духовканы 180 градуска кадәр кыздырырга һәм 50-55 минут пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев