Карбызны банкага “ябабыз”
КИРӘК БУЛАЧАК (3 литрлы банка өчен): 2 кг өлгергән карбыз, укроп, су, 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр, 1 чәй кашыгы 70% уксус эссенциясе.
Ясыйбыз:
1. Карбызның кабыгын чистартыгыз һәм кечкенә кисәкләргә турагыз. Аларның банкага җиңел керүе һәм ватылмавы мөһим.
2. Суны кайнатырга куегыз һәм, ул кайнап чыкканчы, карбыз кисәкләрен стерилизацияләнгән банкаларга салыгыз.
3. Банкаларга кайнаган суны карбызның өсте капланып беткәнче салыгыз. 5-7 минутка калдырыгыз.
4. Бераз суынгач банкадагы карбызлы суны кире кастрюльгә тулысынча агызыгыз. Суга укроп салырга онытмагыз.
5. Кастрюльне талгын утка куеп кайнатырга кирәк. Укроп тәме чыкканчы кайнатыгыз.
6. Тоз һәм шикәрне 3 литрлы банканың үзенә салыгыз.
7. Банкаларны кысып, өстенә тастымаллар каплап суынганчы тотыгыз.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

Нет комментариев